Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 июнь 2020, 18:37

Битлек: коронавируска каршы киртә

Интернет челтәрләрендә коронавируска бәйле ниләр генә күрмәссең: вирус имбирдән уттан курыккан кебек курка, дип раслаучы сәер адәмнәр дә, битлекләрнең файдасы юк дип дәлилләүче «экспертлар» да, әдәпсез сүзләр рәвешендә ярымсаташулы дәлилләр китерүчеләр дә бар.

Һәм күпләр шул юк-бар сүзләргә ышана бит.
Күпләр, әмма барысы да түгел. Рәсәйлеләрнең өчтән бер өлеше (32,8%) коронавирус эпидемиясенең куркыныч булуы турында арттырып сөйләнелә, яки бу уйдырма дип исәпли. Моны май ахырында Югары икътисад мәктәбенең эксперт-аналитика эше буенча дирекциясе үткәргән тикшеренү ачыклады. Үзебез дә мондый караш белән даими очрашабыз. Күптән түгел бер танышым, якыннарымның берсе дә авырмый, ә синең туган-тумачаларыңнан берәрсе ковид-19 белән авырдымы, дип сорашып торды. Бәхеткә, минем туганнарымның берсе дә авырмый, тик берничә танышым вирус йоктырган инде.
Республика буенча көн саен йөзләгән ватандашыбыз авырый.
8 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән чирләүче 4017 кеше исәпләнә. Бүгенге көндә Башкортстанда яшәүче һәр 100 мең кешегә COVID-19 йоктырган 92 авыру туры килә. Чишмәгә килгәндә исә, бездә бу күрсәткеч күп булмаса да, югары – әлеге вакытта 60 кеше вирус эләктергән. Алар арасында табиблар да, балалар да бар. Дөресен әйтергә кирәк, күбебезнең кайчан да булса коронавирус белән авыруы ихтимал. Әлегә бу афәттән нәтиҗәле дару да, вакцина да юк, шуңа күрә барыбызга да вакытны отарга, аларның барлыкка килүен көтәргә кирәк, югыйсә әлеге авыруның хәтта яшьләргә дә ничек йогынты ясавын алдан әйтеп булмый, ә өлкәннәр турында сүз дә юк.
Рәсәйдә яшәүче халыкның өчтән бер өлешенең хәвефле вирустан куркып паникага бирелгәнче шундый карашта булуы яхшырак, әлбәттә. Тик шунысы начар, аларның үз-үзен тотышы эпидемия барлыгына ышанган кешеләрнекеннән аерылып тора. Үзизоляция вакытында аларның 43%ы туганнарының хәлен белергә барган һәм яртысыннан күбрәге (54%) саф һава суларга чыккан. Скептикларның сорашуда катнашкан өчтән бере (74,22%) өйдә тору режимын кертү мөһим түгел иде, дип саный.
Бу чир тирә-юньдәгеләргә, барыннан да элек, якыннан аралашкан танышларыңа, дусларыңа, хезмәттәшләреңә, туганнарыңа, шул исәптән ата-аналарыңа куркыныч тудырмаса, «Төкердем мин сезнең коронавирусыгызга!» дигән карашта булу әйбәт, әлбәттә, чөнки скептикларның шәхси гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве, битлек һәм перчаткалар киеп йөрмәячәге аңлашылып тора.
Шул ук вакытта галимнәр, табиблар һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бер очракта да үз-үзебезне тынычландырырга тиеш түгелбез: илдә пандемия бетмәгән, бары тик чирнең кискен күтәрелеше күзәтелми дип белдерә. Үзизоляция чараларыннан арысак та, битлек һәм перчатка кию режимын үтәргә, кулларны сабынлап юарга, бүлмәләрне йогышсызландырырга һәм җилләтергә кирәк.
Күптән түгел Америка галимнәре коронавируслы төкерек тамчыларының һавада 14 минут саклануын ачыклаган. Әлегә кадәр чирне төчкергән яки ютәлләгән авыру янәшәсендә генә йоктыру ихтимал дип саналды.
Әмма, ачыклануынча, зарарланган һаваны сулау яки SARS-CoV-2 йоктырган кеше белән сөйләшеп тору да хәвефле булырга мөмкин.
Гонконг университеты микробиологлары тикшеренүе шуны күрсәтте, битлек төкерекнең иң кечкенә тамчыларын да тоткарлый, шул сәбәпле SARS-CoV-2 вирусы белән һава-тамчы юлы аша зарарлану хәвефе күпкә кими.
Шуңа күрә коронавирус барлыгына ышанмау – һәркемнең үз ихтыяры. Тик саклык кагыйдәләрен үтәү мөһим, бигрәк тә кеше күп йөри торган урыннарда. Соңыннан өлкән яшьтәге әти-әнине, туганнарны һәм танышларны бәла-казадан саклый ала идем бит, тик ваемсызлык күрсәтүем сәбәпле, аларга чир
йоктырдым, дип үкенмәс өчен булса да. Өстәвенә, хәвеф төркемендә картлар гына түгел, чирнең ничек үтәчәген алдан әйтеп булмый: кайчакта авыруны өлкән яшьтәгеләр җиңел үткәрә, ә көчләре ташып торган һәм сәламәт яшьләр бирешә. Бер-беребезне саклыйк, күп калмады инде, моңа бик ышанасы килә – чөнки җылы көннәре белән җәй җитте, кояшның ультрашәмәхә нурлары вирусны юк итә. Яхшы кәеф, шулай ук үзебезнең бакчаларда үскән яшелчә-җимеш тә иммунитетны күтәрә – боларның барысы да безгә вируска каршы торырга ярдәм итәр.
Читайте нас: