Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 июнь 2020, 13:30

Банк роумингы узган елда калачак

Июнь ае рәсәйлеләр тормышына шактый үзгәрешләр алып килде.

Аларның берсе – беренче баланы яшь ярымга кадәр карау буенча айлык пособиенең минималь күләме җәйнең беренче көненнән үк ике тапкырга – 6725 сумга кадәр артты. Шулай ук декрет ялында эшсез калучылар өчен пособиенең иң зур күләме дә 6 мең сумнан 13 504 сумга кадәр арта.
Июньдә шулай ук 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә бирелә башлады. Беренче булып аны 11 майдан 22 майга кадәр гариза язган ата-аналар алды.
Хәзер суд приставларының бурычны түләттерү өчен гражданнар исәбеннән социаль акчаны алырга хокукы юк. Бу элек тә тыелды, әмма нинди акча тотылганын билгеләү мөмкин түгел иде. Хәзер закон тарафыннан якланган түләүләр Үзәк банк билгеләгән махсус код ярдәмендә маркировкаланган. Бу бурыч акчасын алганда хаталанмаска мөмкинлек бирәчәк.
1 июньнән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшсез калучыларны артык документлар җыюдан азат итеп, ЗАГСтан һәм Эчке эшләр министрлыгыннан кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә алала. Бу, үз чиратында, теркәлү урыны, паспортның чынбарлыгы һәм балаларның булуы турындагы мәгълүматларны алырга мөмкинлек бирәчәк. Төгәлсезлек ачыкланган очракта, элек бирелгән пособие яңадан исәпләнә.
14 июньнән банк роумингы – бер үк банк клиентлары арасында бер төбәктән икенчесенә акча җибәргән өчен комиссия гамәлдән чыгарыла. Әлеге тәкъдим белән Рәсәй Банкы, Финанс министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт чыгыш ясады. Үзгәрешләр акчасыз түләүләрне үстерүгә һәм гражданнарның мәнфәгатен яклауга юнәлдерелгән.
Балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруда да яңалыклар көтелә. Хәзер әлеге эшчәнлек белән хәвефсез лагерьларның яңа реестрына күчерелгән оешмалар гына шөгыльләнә ала. Бу исемлеккә җентекләп тикшергәннән соң гына эләгергә мөмкин. Хокук бозучыларга 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салыначак.
26 июньнән виноград үстерү һәм шәраб ясау турындагы закон үз көченә керә. Ул «Рәсәй шәрабы» төшенчәсен ныгыта, анда чит илдән кертелгән шәраб материалы 7 проценттан артмаска тиеш. Документта дәүләт ярдәме һәм тармакны җайга салу турында да язылган. Закон шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга кагылмый.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: