Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бүген беркемне дә үзизоляциядә утырырга өндәмиләр, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар гына искәрмә булып тора. Тик күпләр «үз сәламәтлекләренә битараф карый», Уфа паркларында һәм скверларында халыкның нибары 10 проценты гына битлек киеп йөри. Аның сүзләренә караганда, парклар дирекциясе һәм барлык патрульләр дә кешеләрне битлекләрдән файдаланырга үгетләргә тиеш.
– Без янә волонтерларның битлек таратуын оештырырга әзер, чөнки кешеләр җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә өйрәнергә тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспортында коронавирус инфекциясеннән саклану өчен аны күпләр кия. Күптән түгел ачылган сәүдә үзәкләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә, катгый тәртип саклана.
Сишәмбе, 9 июньдә, төбәк җитәкчесе шәһәр һәм районнарның ветераннар советлары, ветераннарның иҗтимагый оешмалары белән онлайн-очрашу үткәрде. Анда яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдән башлап өлкән яшьтәгеләрне коронавирус инфекциясеннән саклау буенча нәтиҗәле чаралар кабул итүгә кадәр темалар турында фикер алыштылар.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта табиблар 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында коронавирус белән авыручылар санының артуын терки. Әйтик, 70 яшьтән өлкәнрәк 300ләп авыру бар.
– Безнең медицина әзерлек белән каршы алды. Барлык матди база, койкалар фонды әзерләнде, җиһазлар сатып алынды. Кабул ителгән барлык карарлар, халыкның өйдә торуы, җитди карантин чаралары уздыру – боларның барысы да нәтиҗә бирә. Без халыкның күпләп чир йоктыруына юл куймадык. Шуңа күрә авыручылар саны акрынлап кими барачак, – диде Радий Хәбиров. – Әмма мине, барыннан да бигрәк, авыручылар арасында өлкән яшьтәгеләр булуы борчуга сала. Бу соңгы ике атнада күзәтелә.
Ул аларны фатирларында яки бакча участокларында үзизоляция режимын дәвам итәргә, авыручылар белән аралашуны чикләргә өндәде. Радий Хәбиров искәрткәнчә, волонтерлык оешмалары кирәкле ярдәм күрсәтергә, шул исәптән азык-төлек һәм дарулар китерергә әзер.
Төбәк Хөкүмәте утырышында «2021–2026 елларга Башкортстан Республикасы сәламәтлек сагы үсеше» Дәүләт программасының яңа проекты тикшерелде. Ул Республика кардиология үзәгенең яңа корпусын, Республика балалар клиник дәваханәсенең Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген, 2 бала тудыру йортын, шәһәр һәм районнарда 12 поликлиника төзүне дә күз уңында тота.
Шулай ук авылларда табиблык амбулаторияләрен, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү планлаштырылган.