Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 июнь 2020, 18:45

Имтиханнар бер айга соңрак башлана

– 2020 елда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, бердәм дәүләт имтиханнары бер айга соңрак, 3 июльдә, башланачак, – дип хәбәр итте бердәм дәүләт имтиханы координаторы, Чишмә районы мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы Нурия Аллагулова.

– Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча бердәм дәүләт имтиханнары үтәчәк. Анда 173 кеше катнашачак, шуларның 152се мәктәпне быел, 17се үткән елларда тәмамлаучылар, 4се Чишмә районында теркәлгән дәүләт бюджет мәгариф учреждениеләренең чыгарылыш укучылары.
Барлык имтиханнар Чишмә поселогының беренче мәктәбендә үтәчәк, ул 961нче имтихан үткәрү пункты. БР мәгариф министры боерыгы белән Благовар районы чыгарылыш сыйныф укучылары быел имтиханнарны 961нче пунктта түгел, ә үзләрендә, Языковода тапшыра. 29 һәм 30 июньдә техниканың һәм аудиторияләрнең БДИга әзерлеген тикшерәчәкбез. Имтиханнар вакытында безгә коронавирус авыруы таралуга юл куймас өчен, балаларны транспортта алып килгәндә кисәтү һәм йогышсызландыру чараларын үтәү, биналарны җыештыру, хезмәткәрләрне, укучыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүдән башлап су эчү режимын оештыруга кадәр саклык чараларын үтәргә кирәк булачак. Тән температурасын үлчәү, ишек янына йогышсызландыру чаралары кую, дистанцияне саклау өчен билгеләр булу, һәм кешеләрнең күпләп җыелуына юл куймау мөһим – аудиториядә кимендә тугыз укучы булачак. Шуңа күрә рус теле буенча күп укучылар катнашлыгындагы имтихан ике көн – 6 һәм 7 июльдә булачак. Дәүләт бюджет мәгариф учреждениеләрен быел тәмамлаучы 4, үткән елларда гимназияне һәм беренче мәктәпне тәмамлаган 17 укучы 6 июльдә, ә башка мәктәпләрне тәмамлаучылар 7 июльдә имтихан бирәчәк. 10 июльдә профильле математика, 13 июльдә – тарих һәм физика, 16 июльдә – җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә биология һәм чит тел буенча язма, ә 22 һәм 23 июльдә чит тел буенча телдән имтиханнар булачак. 24 һәм 25 июль – резерв көннәр. Җитди сәбәпләр аркасында төп чорда имтиханга килә алмаган балалар өчен 3–8 августта имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр биреләчәк.
Әлеге вакытта чыгарылыш укучылары өчен онлайн-консультацияләр үтә, аларны район, шулай ук мәгарифне үстерү институты укытучылары үткәрә. Әйткәндәй, бу онлайн-курслар 26 июньгә кадәр барачак.
Читайте нас