Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июнь 2020, 13:45

Кабул итү кампаниясе онлайн-форматта узачак

Быелгы кабул итү кампаниясе алдагылардан шактый аерылып торачак. Аның үзенчәлекләре турында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.

Беренчедән, абитуриентның кабул итү комиссиясе белән хезмәттәшлеге форматын онлайн режимга күчерәчәкләр.
Укырга керергә теләүчеләр гаризаларын һәм кирәкле документларны югары уку йортлары сайтлары аша «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә «Югары уку йортына керү онлайн» суперсервисыннан файдаланып, электрон формада җибәрә ала. Әлеге вакытта мондый мөмкинлектән Уфа дәүләт авиация техник университеты абитуриентлары файдалана ала.
Документларны тапшыру вакытына килгәндә исә, алар үзгәрешсез кала – бу 18–20 июнь (көндезге бүлектә укучылар өчен). Гаризалар кабул итүнең соңгы срогы – Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булганнан соң 23 көн дәвамында (сынаулар 29 июньнән башлана). Әгәр югары уку йортына керү өчен өстәмә сынаулар каралган икән, документларны соңгы БДИ өчен билге куелганнан соң 9 календарь көн эчендә тапшырырга кирәк.
Быел абитуриентларның дәүләт хисабына уку мөмкинлеге артты – республикада 11 264 бюджет урын бар, бу узган ел белән чагыштырганда 1073кә күбрәк.
Югары уку йортлары август аенда укырга кабул итәчәк. Беренче чиратта, студентлар сафын ташлама алучылар тулыландырачак. Һәрвакыттагыча, башта бюджет урыннарының 80 процентына, аннары калган 20%ына кабул итәчәкләр.
Югары уку йортларының барлык рәсми сайтларында абитуриентлар өчен «Абитуриенту», «Поступление» бүлекләре бар, анда кабул итү тәртибе, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре, керү имтиханнары исемлеге, укырга керүчеләр саны турында мәгълүмат бар. Югары уку йортларында шулай ук «кызу линия» дә эшли, анда шалтыратып көнүзәк мәгълүмат алырга мөмкин.
Урта һөнәри белем бирү программалары буенча көндезге бүлеккә укырга керүчеләр өчен кабул итү кампаниясе 15 июньдә башлана һәм 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Абитуриентларның укырга керүе дистанцион форматка күчерелә. Кабул итү турында гариза белән кирәкле документларны түбәндәгечә тапшырырга мөмкин:
– гомуми файдаланудагы почта элемтәсе операторлары аша;
– электрон формада, ягъни оешманың электрон почтасы яки электрон мәгълүмат системасы аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә мәгариф оешмасының рәсми сайтыннан файдаланып.
Читайте нас: