Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июнь 2020, 18:24
Көн тәртибендә – мал азыгы әзерләү
Шушы көннәрдә «Нурис» җәмгыятендә 2020 елда мал азыгы әзерләү буенча семинар булды, аның эшендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре директорлары һәм баш агрономнары, крестьян-фермер хуҗалыклар башлыклары катнашты.
Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин кереш сүзендә, сыерлардан югары продукция алу өчен сыйфатлы һәм туклыклы мал азыгы куллану, ә моның өчен кузаклы культуралар чәчкәгә төймәләнгән һәм бөртеклеләр башак җибәргән чорда чабып һәм җыеп алу технологиясен үтәү мөһим, дип билгеләде.
– «Нурис»та, басуларны сыйфатлы итеп эшкәртү һәм уңышны вакытында җыеп алу аркасында, һәрвакыт ел ярымга җитәрлек кыйммәтле һәм туклыклы мал азыгы запасы туплана, быел алар бу эшне 28 майда беренчеләрдән булып башладылар. Печәннең туклыклылык нормасы 45–46 мал азыгы берәмлеге булырга тиеш, ә аларда бу күрсәткеч 60ка кадәр җитә, сенаж белән силоста туклыклылык күрсәткече буенча нормадан артып китә, – дип дәвам итте Миңневәли Мусин.
«Нурис» җәмгыяте директоры Рөстәм Исаков сүзләренә караганда, быел 7400 тонна силос, 5500 т сенаж, 1000 т салам һәм 350 тонна печән әзерләү планлаштырыла. Үткән көз беренче тапкыр силоска салу өчен вика катыштырып уҗым арышы чәчкәннәр. Туклыклылыгы буенча бу мөгезле эре терлекләр өчен иң яхшы азык. Сенажга үләнне җиде метрлы универсаль һәм «КП-500» ургычлары тагылган «КСУ-1» белән чабалар. Әлеге вакытта люцерна чабуга керешкәннәр.
– Силос салу белән якынча биш көн шөгыльләнәбез, тулып өлгермәсә, аны дүртенче көнгә өлешчә ябабыз, – диде Рөстәм Исаков.
Районның баш агрономы Дамир Котдусов, «Нурис»та мал азыгын үз вакытында әзерләп калу өчен мөһим булган бөтен техника бар, технологияләр үтәлә, дип ассызыклады. «Әлеге вакытта люцерна чабылган басуга килгәндә исә, быел суданка яки карабодай чәчеп тагын бер тапкыр уңыш алырга мөмкин», диде ул.
«Нерал-Чишмә», «Агро-Альянс», «Новотроицкий» җәмгыятьләрендә һәм «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгында да мал азыгы әзерли башлаганнар.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы