Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 июнь 2020, 15:45

Тиздән аларның урамында да газ булачак!

Зур шәһәрдә күпләр газ плитәсе урынына электр плитәгә өстенлек бирә, моны сәламәтлек өчен хәвефсез булуы белән аңлаталар.

Әмма безгә, поселокта һәм авыл җирлегендә яшәүчеләргә, өйдә газ плитәсе булу гадәтирәк һәм бу арзангарак та төшә.
Үткән елның ноябрендә «Чишмә» гәзите «Төньяк» һәм «Елга аръягы» бистәләренә газ кертелергә тиешлеге турында язган иде.
– БР Дәүләт төзелеше үткән ел ахырында безнең подрядчы фирма белән килешүгә кул куйды, әмма көннәр салкынайта башлагач, эшләрне язга калдырдык, – дип хәбәр итте Уфаның «Риссет» җәмгыяте фирмасының генераль директоры Ринат Галиев.
26 майда тест режимында төзелеш-монтаж эшләре башланды, эшләрнең килешү буенча ноябрь ахырында тәмамлануы көтелә. «Эшне иртәрәк тә тәмамларбыз дип уйлыйм», – диде Ринат Рамил улы. Килешүдә Ирек авылына таба юлның ике ягыннан газүткәргеч салу күздә тотыла, ягъни, электән планлаштырылганча, «Төньяк» һәм «Елга аръягы» бистәләренә дә газ кертеләчәк.
– Фәридә Кудашева урамыннан башладык, әлеге вакытта бригада Шәйморатов урамында эшли. Югары басымлы полиэтилен газүткәргеч салыначак, юлның ике ягына да газ бүлү пунктлары һәм урамнар буенча газүткәргеч тармаклары куелачак. Беренче газ бүлү пункты Шәйморатов урамында урнаштырылачак, биредән Юл, Юбилей, Җиңү урамнарына газ торбалары сузылачак. Каршы яктагы икенче газ бүлү пунктыннан Ф. Кудашева, Тирәк, Мөсәлләмов, Болын һәм С. Йосыпов урамнарына газ үтәчәк, – дип ассызыклады Ринат Рамил улы.
Моңа кадәр салынган газ торбаларына якын урнашкан газүткәргечләр боҗрасыман салыначак һәм түбән басымлы газүткәргечләргә тоташтырылачак. РФ Хөкүмәте карары буенча, газ белән тәэмин итүче оешманың гына, бу очракта «Центргаз» җәмгыятенең йортларга таба газ үткәрү торбалары салу хокукы бар.
– Әлеге вакытта без газүткәргеч торбаларның баш-башларын кисеп тоташтыру белән шөгыльләнәбез, ягъни 12шәр метрлы өч торбаны бергә тоташтырабыз һәм тиешле урынга илтеп салабыз. Җир казу һәм торба салу эшләре киләсе атнада башланачак. Халык безнең янга килеп нәрсә белән шөгыльләнүебез турында сораша, тиздән урамнарында газ булачагын белгәч, шатланалар, – ди «Риссет» җәмгыятенең баш инженеры Рамил Хөсәенов.
Читайте нас: