Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 июнь 2020, 17:14

Китапханәләр һәм сәүдә үзәкләре янә сафта

Җәйнең беренче көнендә Башкортстанда үзизоляция режимы «йомшарды», төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шул турыдагы указга кул куйды.

Аерым алганда, хәзер сәүдә үзәкләренә эшләргә рөхсәт ителгән, тик кайбер шартлар бар. Комплексларда элеккечә балалар һәм күңел ачу бүлмәләре, кинотеатрлар, җәмәгать туклану урыннары ябык. Битлек киеп йөрү мәҗбүри шарт булып тора. Бу кагыйдәне бозган, шулай ук йогышсызландыру чараларына игътибар итмәгән оешмалар янә эшләрен туктатачак.
Төбәктә шулай ук Мәскәүдән һәм эпидемиологик яктан имин булмаган төбәкләрдән килүчеләр өчен мәҗбүри изоляция гамәлдән чыгарылды. Әмма аэропортта һәм тимер юл вокзалында контроль чаралар кала: бу температураны үлчәү һәм тикшерү үтү.
– Без, башка төбәкләр кебек үк, икътисадыбызны ачтык. Эш буенча Мәскәүгә барып кайту зарурлыгы туа, һәм без моңа киртә куя алмыйбыз. Шуңа күрә Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килүчеләрнең барсын да мәҗбүри изоляцияләүне бүгенге көннән гамәлдән чыгарабыз, – диде республика Башлыгы.
1 июньнән республикада кайбер музейлар һәм китапханәләр ачылды, дөрес, анда битлек киеп барырга туры киләчәк. Кергәндә, һичшиксез, температураны үлчәячәкләр. Элеккегечә, Мәдәният сарайларында урнашкан учреждениеләргә барып булмаячак.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә килгәндә, алар өчен мотлак үзизоляция режимы озайтылды. Азык-төлек, дарулар сатып алу, элемтә салоннарына, шулай ук бакча участокларына, шәһәр читендәге йортларга бару (паспорт, әгъзалык кенәгәсе яки участокка, яки йортка хокукны билгели торган документ булганда), ә 6 июньнән зиратларга бару рөхсәт ителә.
– Кабат искә төшерәм, Рәсәй Президентының хроник авырулардан интегүче һәм 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен игълан ителгән өйдә тору режимы гамәлдән чыгарылмады. Аларны нинди дә булса зур штрафлар белән куркытырга уйламыйбыз. Әмма коронавирусның куркыныч булуын аңлату, моңа ышандыру алымын куллану белән шәхсән үзегезнең шөгыльләнүегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары буенча атналык оператив киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Башкортстанда COVID-19 авыруын йоктыручылар санының әкренләп кимүе күзәтелә. Хәзерге вакытта йогышлы авырулар өчен әзерләнгән койка фондының 48 проценты кулланыла.
Шушы көннәрдә илдә коронавирустан беренче препарат – «Авифавир» теркәлүе мәгълүм булды, аның нәтиҗәлелеге 80 процент тәшкил итә.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: