Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 июнь 2020, 12:45
Җәйге лагерьлар июльдән ачыла
Балаларның җәйге ялы барлык ата-аналарны да борчыйдыр, мөгаен, һәм коронавирус таралу сәбәпле, бу темага бәйле сораулар бик күп.
Мәгариф идарәлеге методисты Альмира Мәкъсүтова хәбәр итүенчә, 13 июль җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлану көне буларак билгеләнгән – шәһәр читендәге лагерьлар нәкъ шул көннән балаларны кабул итә башлаячак. Ике смена оештыру планлаштырыла: беренчесе – 13 июльдән 2 августка, икенчесе – 5нән 25 августта кадәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә ата-аналар көне үткәрелмәячәк. Мәктәпләрдә көндезге ял лагерьлары 3 августтан эшли башлый, смена 23 августка кадәр дәвам итәчәк.
3–7 августта биш көнгә имин булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, авыр тормыш хәлендә калган, мәктәптә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә исәптә торган гаиләләрдән 44 бала өчен «Яшь спецназчы» профильле спорт лагере оештыру планлаштырыла.
Билгеле булуынча, 2020 елның 1 гыйнварыннан авыр тормыш хәлендә калган балаларның аерым категорияләрен ял иттерү һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча вәкаләтләр урындагы үзидарә органнарына тапшырылган. Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан шәһәр читендәге стационар лагерьларга бушлай юллама алу өчен Чишмә мәгариф идарәлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: ата-ананың паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы яки паспорты, бала уллыкка яки кызлыкка, опекага алынса, яки гаиләгә кабул ителсә, моны раслаучы документ. Шулай ук гаиләнең аз керемлеләр категориясенә керүен раслаучы белешмә, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык алырга кирәк.
Башкортстан Республикасының «Чишмә муниципаль районның мәгариф бүлеге»ндә җәйге савыктыру кампаниясен мәгълүмати яктан тәэмин итү максатында, балаларны савыктыру кампаниясен оештыру мәсьәләләре буенча «кызу линия» эшли башлый. «Кызу линия»нең телефоны: 8 (34797) 2-23-38, шалтыратулар эш көннәрендә 8.30дан 17.30га кадәр кабул ителә. Төшке тәнәфес – 13.00-14.00.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы