Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 июнь 2020, 18:30

Өйдә уку яхшырак. Башкортстанда югары белем алу өчен дүрт сәбәп

Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар яңгырады, алда имтиханнар һәм традицион укырга керү кампаниясе.Коронавирус эпидемиясенә бәйле барлык чаралар да яңача үткәреләчәк.

Бу – абруйлы
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, республикада белем бирү сыйфаты башкала вузларыннан бер дә калышмый, ә кайвакыт югарырак та әле. Беренче чиратта бу нефть сәнәгате белән бәйле инженер-техник белгечлекләргә һәм һөнәрләргә кагыла. Безнең белгечләр төрле тармакларда эшли һәм Рәсәйдә дә, дөньяда да сорау белән файдалана.
Бу – перспективалы
Халыкара дәрәҗәдә эшләүче җитди компанияләр төпле егетләрне һәм кызларны укыганда ук эзләргә һәм эшкә җәлеп итәргә кирәклеген күптән аңлады, шуңа күрә безнең студентлар тармак предприятиеләрендә даими рәвештә практика уза. Шул исәптән, аларны чит ил стажировкаларына да җибәрәләр. Шуңа күрә урындагы уку йортларын тәмамлаучыларның барысы да диярлек бер авырлыксыз яхшы эш табуы гаҗәп түгел.
Бу – хәвефсез
Соңгы берничә айда булган хәл-вакыйгалар өч нәрсәне күрсәтте. Җәмгыятькә «блогерлар» һәм «йолдызлар» түгел, ә табиблар һәм волонтерлар кирәк, бәла көтмәгән җирдән килергә мөмкин, һәм күпчелек әйберләрне өйдән чыкмыйча гына, онлайн эшләргә мөмкин. Дөнья элекке кебек хәвефсез хәленә кайткач вакыйгалар нинди үсеш алыр, төбәкләр арасында нормаль авиаэлемтәне кайчан эшләтеп җибәрерләр, вакцина нәтиҗәле булырмы? Бу сорауларга җавапны беркем дә белми. Шуңа да бөтен Галәмдәге иң хәвефсез урын булып безнең барыбыз өчен дә әлегә туган йорт кала. Монда барысы да таныш, барысы да аңлаешлы һәм якын.
Бу – отышлы
Башкала югары уку йортларында белем алу – гаилә бюджеты өчен зур йөкләнеш, бигрәк тә икътисади кризис чорында. Бюджет урыннарына эләгү бик кыен, укыту өчен бәяләр күпкә югарырак, боларга күченүгә, фатир эзләүгә һәм арендалауга (Уфага караганда якынча ике тапкыр кыйммәтрәк), юлга, туклануга һәм яшәүгә тотынылган акча чыгымнар да өстәлә. Бу һәркемнең дә хәленнән килми.
Башкортстанда барысы да кул астында, хәтта иң ерак районнардан да балаларга Уфага үз бакчаңнан бер капчык бәрәңге һәм кыяр-помидор биреп җибәрү яки, киресенчә, ялларда әни янына бәлеш ашарга кайту мөмкинлеге бар. Мәскәүдән яки Санкт-Петербургтан өйгә алай еш кайтып булмый.
БУ – МӨҺИМ
Имтиханнар ничек узачак?
Элегрәк язуыбызча, быел Президент Владимир Путин күрсәтмәсе буенча, илнең барлык югары уку йортларында, шул исәптән республика вузларында да 30 меңнән артык яңа бюджет урыны ачылачак – башлыча, ил һәм җәмгыять өчен кирәкле белгечлекләр буенча. Мәктәп тәмамлаучыларның 60 проценттан да ким булмаган өлеше бушлай югары белем алуга дәгъва итә алачак, дип планлаштырыла.
Ил Президенты күрсәтмәсе буенча, быел имтиханнар 29 июньдә башлана: башта сынау, аннары төп имтиханнар. Җитди сәбәпләр аркасында июльдә имтиханнарны тапшыра алмаучылар «бер елны югалтмыйча, көз көне үк укый башлау өчен» аларны вузларда калган урыннарга августта тапшыра алачак.
Язуыбызча, быел югары уку йортларына керергә ниятләмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшырмыйча гына аттестат алырга мөмкин. Алтын медальләр һәм аттестатлар агымдагы билгеләр буенча һәм БДИ нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча биреләчәк.
Кабул итү документларын (өстәвенә, берьюлы берничә вузга) 20 июньнән 17 августка кадәр шәхсән, шулай ук онлайн рәвештә – учреждение сайты аша бирергә мөмкин булачак. Хәзерге хәл-шартларда икенче вариантка тукталу хәерлерәк. Университетлар укырга керүчеләрдән күп дигәндә өч БДИ нәтиҗәләрен таләп итә алачак. Уку елын вузлар 1 сентябрьдә башларга планлаштыра.
БДИ-2020 расписаниесе
3 июльдә – әдәбият, география, информатика;
6, 7 июльдә – урыс теле;
10 июльдә – профильле математика;
13 июльдә – тарих һәм физика;
16 июльдә – җәмгыять белеме һәм химия;
20 июльдә – биология һәм чит телләр (язма өлеше);
22 һәм 23 июльдә – чит телләр (телдән);
24 июльдә – урыс һәм чит телләрдән тыш, барлык фәннәр буенча резерв көн;
25 июльдә – барлык уку предметлары буенча резерв көн.
Теләүчеләр өчен БДИның икенче дулкыны 3, 5, 7 һәм 8 августта узачак.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Мәктәпне тәмамлаучыларны армиягә чакырмаячаклар
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларын армиягә чакыруны кичектерделәр, бу хакта Президент Владимир Путин белдерде. Кичәге укучыларның армиягә алудан курыкмыйча, барлык имтиханнарны тыныч кына тапшырырга һәм теләгән уку йортына укырга керергә җитәрлек вакыты булачак.
Абруйлы фикер
Имтихан алдыннан стрессны ничек җиңәргә?
– Аның әһәмиятен арттырып бәяләмәгез. Бу имтиханны тапшыралмадыгыз, дип күз алдына китерегез һәм моннан нәрсә булачак? Сез йортсыз калырсызмы? Беркайчан да эш таба алмассызмы? Канализациядә яшәячәксезме? Әлбәттә, имтиханны тапшыра алмауның андый нәтиҗәләре юк.
– Күпләр фикеренчә, борчылу хәлне контрольдә тотарга ярдәм итә, янәсе «Борчылудан туктасам, тәгаен бирәлмәячәкмен». Чынлыкта исә, бу алай түгел. Курку туктап калырга мәҗбүр итә һәм үзеңне тулысынча күрсәтү мөмкинлеген чикли. Без киеренкелекне җиңгән һәм үзебезне иркен тойган вакытта фикер йөртү сәләте барыннан да көчлерәк була.
– Башта төрле начар уйлар һәм тискәре сценарийлар әйләндерүне туктатыгыз. Имтиханга ниндидер чакыру дип карагыз.
– Имтихан алдыннан соңгы кичне дәреслекләрне читкә куеп торыгыз һәм тупланган белемнең хәтергә сеңү мөмкинлеген тудырыгыз. Бирем аңа иҗади килүне таләп иткәндә, мәгълүматтан ял иткән баш миенә интуицияне эшкә җигү җиңелрәк.
– Тынычландыра торган дарулар эчмәгез – алар акыл сәләтенә йогынты ясый. Имтихан алдыннан саф һавада йөреп керү, туклыклы һәм файдалы ризыклар ашау һәм йокыны туйдыру яхшырак.
Елена Садыйкова, психолог
Читайте нас