Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 июнь 2020, 16:50

Яңа форматтагы соңгы кыңгырау

Быел коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау дистанцион рәвештә үтте.

Башка елларда бу бәйрәмне мәктәпнең шарлар, тасмалар белән бизәлгән залларыннан, көчле музыкадан, дулкынланган чыгарылыш укучыларыннан башка күз алдына китереп булмаса, быел исә ак бантлар тагу һәм укытучылар белән хушлашу – соңгы кыңгырауны бәйрәм итүнең барлык атрибутлары интернет аша өйдә генә булды. Шуңа күрә район гәзите хәбәрчесе мәктәпкә түгел, ә гимназияне тәмамлаучы, 12 еллык стажлы спортчы Айгөл Каспранованың өенә барды.
– Бу аның журналист белән икенче тапкыр очрашуы, – диде кызның әнисе. – Беренче тапкыр ул борчылып һәм елап кайтып керде. Ачыклануынча, республика ярышларында иң яшь катнашучы буларак, аңардан интервью алырга уйлаганнар, ә кызым чиктән тыш дулкынланган һәм елый-елый кайтып киткән. Чөнки ул вакытта аңа сигез яшь кенә иде.
Айгөл, 2020 елда мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе кебек, соңгы кыңгырау бәйрәмен дулкынланып көткәндер, мөгаен. Алар сыйныф белән өч репетиция үткәрергә өлгергәннәр, бу дулкынландыргыч вакыйгага – мәктәп, укытучылар белән саубуллашуга әзерләнгәннәр, вальс биергә һәм һавага шарлар очырырга хыялланганнар.
Менә Айгөл мәктәп формасын киеп һәм чәченә ак бантлар, «Чыгарылыш сыйныф укучысы 2020» дип язылган тасма тагып, гимназияне тәмамлаучы 19 сыйныфташы кебек, 29 майда сәгать 10да онлайн-конференцияләр үткәрү өчен кирәкле платформа – скайп кабызды.
Иң башта сыйныф җитәкчесе соңгы сыйныф сәгатен үткәрде, арытаба балалар Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хажинның чыгышын тыңладылар.
Гимназия директоры Румия Гайнанова һәм чыгарылыш сыйныф җитәкчеләре котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Чыгарылыш сыйныфлар да үзләренең укытучылары өчен рәхмәт сүзләре белән видеоязмалар әзерләгәннәр.
– Белүегезчә, быел коронавирус таралу сәбәпле, бөтен ил буенча соңгы кыңгырау бәйрәмнәре мәктәптә үткәрелмәде. Шулай да укучыларны бәйрәмнән мәхрүм итмәс өчен алар флэшмоблар, видеороликлар, укучыларның, укытучылар һәм ата-аналарның котлаулары рәвешендә онлайн-форматта үтте. Мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов Чишмә телевидениесе аша чыгыш әзерләде. Быел 11нче сыйныфта белем алучы 152 укучының 34е мәктәпне медаль белән тәмамлый. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 489 укучы гомуми белем турында аттестат алачак, 72 укучы укуын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлай, – дип хәбәр итте мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы Нурия Аллагулова.
– Күңелсез, әлбәттә, соңгы кыңгырау бәйрәмен шулай үткәрергә туры килде, әмма кешеләрнең сәламәтлеге мөһимрәк бит, – диде Айгөл.
Ул моны яхшы аңлый, чөнки әнисе, Рима Каспранова, күп еллар медицина хезмәткәре булып эшли.
Читайте нас: