Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 июнь 2020, 18:50
Армия ике атналык карантиннан башланачак
30 майда Чишмә районы призыв пунктында армиягә алынучы егетләрне хезмәт итү урыннарына озатуның беренче көне узды.
Хәрби хезмәткә китүчеләрнең якын туганнары урамда көтеп тордылар. Алар «Сезнеке кайда барачак, билгелеме әле?», «Юк, әлегә медицина тикшерүе үтә», дип бер-берсеннән сораштылар.
– Без Новотроицкий авылыннан, улыбыз алты ел буена җинаять хокукы буенча адвокат белгечлегенә укыды. Илнур хәрби хезмәткә үзе теләп бара. Һава-десант гаскәрләренә эләгергә хыяллана, тик сайлый алмыйсың – кая җибәрерләр, көтәргә кала, – диде Асия Габидуллина.
Тамерлан Ишбулатов та һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели. Ул үзе Чишмә поселогыннан. Аны озату өчен якын дуслары килгән.
– Чишмә районыннан 87 егет китәчәк. Егетләрнең якынча 60 проценты Рәсәй Федерациясенең бөтен территориясе буенча коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә бара. Беренче көндә алты кеше китте, барлыгы 12 озату планлаштырыла, – дип билгеләп үтте Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә китәр алдыннан алар коронавирус инфекциясенә тест тапшырганнар, берсендә дә чир табылмаган. Юлга чыкканчы автобус салоннары, тоткалары һәм ишекләре санитар эшкәртелә. Автобусларны саклагыч кием кигән, махсус өйрәтелгән хезмәткәрләр эшкәртәчәк.
Сафка басар алдыннан призывникларга саклану чаралары – битлек һәм перчаткалар бирелә.
– Егетләр Уфа призыв пунктында һәм хезмәт итү урынына барып җиткәч, яңадан Covid-19га анализ бирәчәкләр, шулай ук хәрби частька баргач ике атна карантинда торачаклар, – дип сүзен тәмамлады Илфир Рәгыйд улы.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы