Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 Май 2020, 18:25
Төбәктә авыл ипотекасын алучылар күп
Башкортстан авыл ипотекасы программасында актив катнашу буенча Ленинград өлкәсе белән беррәттән тәүге урында тора.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, өч айда республикада «Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча җәмгысы 3 миллиард сумлык 1,5 мең гариза хупланган.
Биш йөзгә якын кеше 1 миллиард сумга льготалы кредит алган, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Төзелгән килешүләр саны буенча Уфа, Стәрлетамак һәм Кырмыскалы районнары алдынгы урыннарны били. Заем алучыларның 60%ы – фатирга, 40%ы шәхси йортка өстенлек биргән. Авыл ипотекасын алучыларның яртысыннан күбрәге – 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр.
Илебезнең 61 төбәгендә 3,8 мең кеше ташламалы авыл ипотекасыннан файдаланган, 7,7 миллиард сумлык кредит бирелгән. Шул ук вакытта банкларга килгән гаризаларның гомуми күләме 140 миллиард сумнан артып китә. Әлеге механизмга ихтыяҗ булуын исәпкә алып, финанслау суммасын арттыру мәсьәләсе өйрәнелә, дип билгели министрлык. Күчемсез милек буенча экспертлар ипотека буенча ташламалы программалар базар бәяләре төшүен туктатып торырга мөмкинлек бирәчәк, дип исәпли.
https://pixabay.com/
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы