Быелдан башлап, коронавирус эпидемиясе башланганчы ук, Рәсәй Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләргә – яңа туган сабыйлардан алып өлкәннәренә кадәр – колачлы ярдәм чаралары турында игълан итте. Быел менә нинди яңалыклар бар.
1. Ана капиталын яңача түләү
2020 елдан башлап беренче бала туганда 466 мең сум һәм икенче бала өчен тагын 150 мең сум түләнә. Әгәр бер балагыз булса, икенчесе туганнан соң сез ана капиталының «тулы версиясен» алачаксыз, ягъни берьюлы 616 617 сум. Программа 2026 елга кадәр гамәлдә.
Аны юллау өчен Күпфункцияле үзәккә (алдан язылу буенча), Пенсия фондына мөрәҗәгать итегез яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша рәсмиләштерегез.
2. Балалар өчен яңа түләүләр
– Декрет ялындагы эшсез атага яисә анага балага 1,5 яшь тулганчы пособие каралган. Башкортстанда аның минималь күләме 2020 елның июненнән ике тапкыр диярлек – 3375 сумнан 7764 сумга кадәр арта. Гариза язарга кирәкми, яңадан исәпләү автомат рәвештә ясалачак.
– Керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр (бер кешегә аена 20 800 сум чамасы) 2020 елның гыйнварыннан өч яшькә кадәрге беренче һәм икенче балалар өчен (элек яшь ярымга кадәр иде) 9600 сумга якын айлык түләү алырга хокуклы.
– Өч яшькә кадәрге һәр балага (2017 елның 1 апреленнән алып 2020 елның 30 июненә кадәр вакыт аралыгында туган), ата-аналарның керем дәрәҗәсенә карамастан, апрель, май һәм июнь айлары өчен 5000 сум түләү каралган. Гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки Пенсия фонды бүлегендә тапшырырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 229-71-36.
– Бер кешегә керем 9804 сумнан кимрәк булган гаиләләрдә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балаларга ай саен 4894,5 сум акча түләнә. Баланың яше ай көне буенча исәпләнә. Ягъни, әгәр сабыйга 1 июньдә өч яшь тулса, бу ай өчен дә ул акча алачак. Июнь аенда гаиләләр түләүләрне 2020 елның алты ае өчен берьюлы алачак, бу һәр балага 30 мең сум тирәсе.
Бу – мөһим! Түләү алу өчен гаиләнең 16 яшьтән өлкәнрәк барлык әгъзалары да укырга яки эшләргә тиеш. Инвалидлар, инвалид балалар һәм аларны караган кешеләр, авырлы хатыннар (20 атнадан алып), рәсми эшсезләр, күп балалы гаиләнең авыл җирендә яшәүче эшкә сәләтле әгъзалары искәрмә булып тора.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре, Күпфункцияле үзәкләр аша, республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яки почта аша бирергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 282-46-81, 8 (347) 282-07-19.
– Өч яшьтән алып унбиш яшькә кадәр балаларга (2004 елның 11 маеннан алып 2017 елның 30 июненә кадәр вакыт аралыгында елларда туганнар), ата-аналарның керем дәрәҗәсенә карамастан, 10 мең сум акча түләнәчәк. Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Якын арада әлеге хезмәт, шулай ук Пенсия фонды бүлекчәләрендә һәм Күпфункцияле үзәкләрдә алдан язылу буенча күрсәтелә башлаячак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 229-71-36.
– Әгәр балалары булган кеше 1 марттан соң эшен югалткан һәм рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән икән, аңа 13949 сум күләмендә пособие генә түгел, балигъ булмаган һәр балага өчәр мең сум өстәмә дә каралган.
Өченче бала туганда дәүләт гаиләнең 450 мең сум күләмендә ипотека кредитын каплый. Документларны ипотека кредиты алган банкка бирергә кирәк. Мондый ярдәм бер тапкыр гына күрсәтелә. Ягъни, әгәр гаилә 2020 елның июнендә өченче бала өчен 450 000 сум ала икән, 2022 елда дүртенче бала туган очракта, субсидия кабат бирелмәячәк.
Шулай ук күпбалалы гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз ата-аналарга, шулай ук 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр эштән азат ителгән эшсезләргә дә ипотека өчен түләүгә 100 мең сумга кадәр субсидия бирү каралган. Гариза белән үзеңнең банкыңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-17-49, 8 (347) 218-17-42.
Моңа өстәп, ташламалы ипотека да бар. Әгәр гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала 2018 елда һәм соңрак туган икән, гаилә ипотеканы 6 процент ставка белән алырга мөмкин. Ул кредитны түләп бетергәнче гамәлдә булачак. Әлеге программа буенча фатир яки йорт сатып алырга, шулай ук булган кредитны рефинансларга мөмкин. Беренче взнос кимендә 20 процент тәшкил итә. Кредитның иң күп күләме 6 миллион сум.
Сак булыгыз, мошенниклар!
Гаиләләргә яңа түләүләр турында игълан иткәннән соң, Интернетта «Дәүләт хезмәтләре», Пенсия фонды һәм башка дәүләт оешмаларының ялган сайтлары – клоннар пәйда булды. Экспертлар берничә дистә шундый фейкны ачыклаган. Мошенниклар чынга охшаган доменнарны терки. Ялган сайтның исеме, гадәттә, чыныннан бер яки ике хәрефе белән генә аерылып тора, ә дизайны шундый ук. Бу сайтларда җинаятьчеләр барлык ташламаларны һәм пособиеләрне тиз арада рәсмиләштерергә тәкъдим итә, ә чынлыкта шәхси һәм карта мәгълүматларын җыялар.
– Адрес язылган юлны игътибар белән карагыз. Дәүләт хезмәтләренең рәсми сайты – www.gosuslugi.ru, ә Пенсия фондыныкы – www.pfrf.ru. Барлык пособиеләр һәм субсидияләр аларда гына рәсмиләштерелә.
– Дәүләт сервисларының рәсми мобиль кушымталарыннан файдалану яхшырак – аларның фейкын эшләү күпкә катлаулырак.
– Әгәр сез компьютердан бөтенләй файдалана белмисез икән, якындагы Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итүегез хәерлерәк.