Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 Май 2020, 16:29
Яңа госпиталь 55 көндә төзелде
Уфа янында йогышлы авырулар үзәген төзү тәмамланды, бина кыска вакытта – 55 көн эчендә төзелеп бетте.
Тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән торган бер катлы комплекста тәүлек әйләнәсенә эшләүче 100 бокс, шул исәптән 62 бер урынлы һәм 18 реанимация боксы бар. Якындагы бинада 46 медицина хезмәткәренә исәпләнгән тулай торак урнашкан. Санитар транспортны дизенфекцияләү мәйданчыгы, чистарту корылмалары һәм резерв туклану чыганаклары, котельный һәм кислород станциясе дә булачак.
Эшләр 1 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш, тиздән шулай ук махсус медицина җиһазлары һәм һаваны чистарту системасы белән автоном вентиляция эшли башлаячак. Объектта волонтерлар булды, алар өмә үткәреп тулай торак биналарын әзерләделәр: җыештырдылар, тәрәзә-ишекләрне һәм стеналарны юдылар, җиһазларны бушатканда һәм урнаштырганда ярдәм иттеләр.
Шушы көннәрдә госпитальгә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров килде, ул көн-төн эшләгән төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, башка төбәкләрдә дә бездәге төзелеш тәҗрибәсе белән кызыксынганнар.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алдыбызга коронавируслы авыруларны кыска вакыт эчендә дәвалау өчен яңа инфекция үзәге төзү бурычын куйды. Ул республикада гына түгел, шулай ук илдә дә иң яхшы дәваханәләрнең берсе исеменә дәгъва итә ала, – диде Андрей Назаров. – Без барысына да эшне тиз арада оештыру һәм традицион бюрократик алымнардан баш тартуның тиз һәм сыйфатлы нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирүен күрсәттек.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзелеш материалларының төп өлеше (якынча 80 проценты) республикада җитештерелгән. Әлеге кризис шартларында бу урындагы бизнес өчен яхшы ярдәм булды.
Хәзерге вакытта йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләр белән тулысынча диярлек тәэмин ителгән, алар вахта ысулы белән эшләячәк. Медицина учреждениесендә шулай ук ординаторларны укыту һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча барлык белгечләр өчен квалификация күтәрү үзәге булдырылачак.
Табиблар дәваханәләрдә эшләп кенә калмый, шулай ук башка пациентларны дәвалау өчен кан да тапшыра. Сүз Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең коронавирус белән авырып терелгән табиблары турында бара. Алар COVID-19 белән авыручы пациентларны дәвалауда ярдәм итәрлек плазма тапшырырга карар иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез, республикада COVID белән чирләп терелгәннәрнең плазмаларын әзерләү 6 майда башланды. Әлеге плазма 9 майда тәү тапкыр авыр чирлегә салынды.
Фото: bash.news
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы