Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 Май 2020, 16:35

«Тычкан чире»ннән сак булыгыз!

Җәй җиткәч күпләр бакчада эшли, кайберәүләр табигать кочагына чыгып ял итәргә ашыга.

Бу чорда талпан энцефалитыннан гына түгел, бөер синдромлы геморрагик бизгәк, яки халык әйткәнчә, «тычкан чире» йоктырудан да сак булырга кирәк.
Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, быел районда тычкан бизгәге белән авыруның биш очрагы теркәлгән.
Вирус кимерүчеләр аша йога, аны тычканнар, бигрәк тә җирән кыр тычканнары тарата. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк аларның бүлендекләре белән зарарланган ризыкларны ашаганда һәм һава-тузан юлы белән дә йогарга мөмкин.
– Бүгенге көндә тычкан бизгәгенә каршы вакцина юк. Шуңа күрә табигать кочагында, дачада яки урманда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чир йоктырганнан соң табибка үз вакытында мөрәҗә-
гать итмәгәндә, өзлегүләр булырга ихтимал. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый, – диде Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов.
Тычкан бизгәген йоктырмас өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шулай ук санитар-техник һәм кимерүчеләрне юк итү чараларын үтәү дә төп ысулларның берсе булып тора.
Бакча йортларын юып-җыеп чыгарга кирәк, чөнки тузан зарарлану чыганагы булырга мөмкин. Эшләрне башкарганда марлядан тегелгән битлек һәм перчаткалар кияргә кирәк. Дачада гына түгел, табигатьтә ял иткән вакытта да ашарга утырыр алдыннан кулларны яхшылап юу, азык-төлекне кимерүчеләр үтеп керә алмаслык урында саклау мөһим. Тычкан кимергән ризыкларны ашамагыз, ташласагыз хәерлерәк булыр.
Торак һәм торак булмаган биналарны даими җилләтеп торыгыз, тычкансыман кимерүчеләргә каршы чаралар кулланыгыз.
– Табигать кочагында ял иткәннән соң үзегезне начар хис итсәгез, бигрәк тә температурагыз күтәрелсә, билегез авыртса, бәвел килү тоткарланса, хәлсезлек тойсагыз, беренче чиратта медицина учреждениесенә барырга яки табибны өйгә чакыртырга кирәк. Ә табиблар чир билгеләренең сәбәбен аңласын өчен, табигатькә чыгуыгыз һәм нинди азык-төлек куллануыгыз турында әйтегез. Чөнки тычкан бизгәге гади салкын тию яки кискен респиратор вируслы авыру билгеләрен дә хәтерләтә, – диде Наил Мансур улы.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас