Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 Май 2020, 16:03
Мал азыгы әзерләү – мөһим бурыч
«Нурис» җәмгыяте районда гына түгел, республика буенча да беренчеләрдән булып 27 майда үлән чабарга кереште.
– Бүген вика белән кушып чәчелгән уҗым арышын чаба башладык. Бездә ул барлыгы 190 гектарда чәчелгән, 65 гектар мәйданлы басудан башладык. Уңыш куәте уртача. Беренче чабым тулысынча сенажга салыначак, икенчесен июль аенда печәнгә чабачакбыз, – диде хуҗалык агрономы Руслан Улямаев.
Аның сүзләренә караганда, басуны яртылаш чабарга һәм үлән 50–55% дымлылыкка кадәр кипсен өчен теземдә калдырырга планлаштыралар. Бер көн үткәч калган яртысын да чабачаклар. Бу – тиздән силос чокырларына салыначак сенаж әзерләү технологиясе. Уҗым арышы белән вика – туфракның уңдырышлылыгын арттыручы яхшы сидерат. «Нурис»та уңыш үз ихтыяҗларына, терлекләргә ашату өчен кулланыла. Димәк, беренче чираттагы бурыч – сыйфатлы мал азыгы әзерләү.
– Әлеге вакытта силоска үстерү өчен кукуруз да чәчәбез. Ул җылылык яратучы культура, шуңа күрә ашыкмыйбыз, чөнки июнь башында да кырау сугарга мөмкин. Кукурузны барлыгы 400 гектар мәйданда чәчәргә планлаштырабыз. Ә менә үлән чабуны соңга калдырырга ярамый, чөнки сабагы тупаслана һәм терлекләр өчен туклыклы үзлеген югалта башлый, – дип аңлатты Руслан Миңнеәхмәт улы.
Без барганда механизатор Альберт Аллагулов иге-чиге күренмәгән басуда «КСУ-1» агрегаты белән үлән чаба иде. Ул авыл хуҗалыгында 20 елдан артык хезмәт куя, «Нурис» җәмгыятенә эшкә килгәненә өч кенә ай. Шуңа карамастан, ул җир тырмалауда, тыгызлауда, химик эшкәртүдә дә катнашкан, ә хәзер печән чабу белән мәшгуль.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы