Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 Май 2020, 12:30

Тәҗрибәле кадрлар да, яшьләр дә эшли

«Новотроицкий» җәмгыятендә чәчү эшләре тәмамлана, 20 майда предприятие механизаторлары соңгы гектарларны чәчә иде.

Район гәзите хәбәрчесе барган вакытта чәчүдә катнашкан бар техника Чувалкип һәм Абрай авыллары арасында урнашкан Карагатлы күл янындагы басуда иде. Шагыйрьләр язганча, «яшел хәтфә юрган ябынган» басулар буйлап барганда арпа, борчак һәм башка культураларның дәррәү шытып чыгуын күреп күңел шатлана.
Бактисәң, авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкарма директоры Нәзир Бикмәтов та шундый хисләр кичерә икән, ул 30 ел хокук саклау органнарында хезмәт иткәннән соң туган якларына кайткан, үсмер чагында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, «Коммунизм» колхозының комсомол оешмасы секретаре булган. Ул халык элек-электән – безгә кадәр дә җирдә эшләгән, без дә эшлибез, балаларыбыз да биредә икмәк үстерер, дип өметләнәбез, дип фикер йөртә. Аның сүзләре нигезсез түгел – хуҗалыкта тәҗрибәле һәм шул ук вакытта яшь механизаторлар да хезмәт куя.
– Чәчү эшләре тәҗрибәле һәм үз эшен яхшы белгән кадрлар тырышлыгы белән оешкан рәвештә үтте, – диде Нәзир Нәбиулла улы. – Мин «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән лозунг белән тулысынча килешәм. Бездә кадрлар алмашынып тормый, бу егетләр белән биш ел эшлибез. Аларның барысы да безнең якныкы. Мәсәлән, бер чәчү агрегатында орден йөртүче тәҗрибәле тракторчы, предприя-тиебезне әйдәп баручы Альфред Сәхәбетдинов, икенчесендә үрнәкле хезмәткәр Халит Гатауллин эшли, ул быел үз агрегатында 600 гектарда сабан ашлыклары чәчте. Илүс Хәсәнов һәм Илшат Латыйпов «Т-150» тракторларында культивацияләү белән шөгыльләнделәр. Филүс Акбашев җирне тыгызлады һәм басуларга ашлама кертте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең механизаторлар киң профильле белгечләр, алар машина йөртүче дә, тракторчы да, комбайнчы да. Мәсәлән, шофер Айрат Булатов чәчү вакытында катокта эшләде. Фәнзил Каюмов, Динар Миргалиев һәм Нәзир Мөхәррәмов чәчтеләр. Алар арасында күп балалы гаилә башлыклары да, яшь егетләр дә бар. Яшьләрнең авыл хуҗалыгында эшләүгә өстенлек бирүе аеруча куанычлы. Бездә Башкорт агросәнәгать колледжы Чишмә филиалының 35нче төркеме студенты, Чувалкип авылыннан Рәфис Камалов та практика үтә, ул эшкә зур җаваплылык белән карый, бик теләп эшли. Тагын бер практикантыбыз бар, ул – 1нче курс студенты Руфат Халитов. Аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә.
Әлеге вакытта «Новотроицкий» җәмгыятендә 840 гектарда арпа, бодай, солы, борчак һәм көнбагыш кебек авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән. Якынча 600 гектар җирне пар басуы итеп калдыру планлаштырыла. Хуҗалык терлекчелек белән дә шөгыльләнгәнгә күрә – 150 баш мөгезле эре тер-лек, 300 ат, 500 сарык, 150гә якын дуңгыз асрала, берьеллык үләннәр дә чәчелгән. Нәзир Бикмәтов сүзләренә караганда, бу соңгы басу, сазлы урын булганга күрә, биредә соң гына берьеллык үләннәр чәчелә. Алар бу яктагы барлык басуларның да үзенчәлеген яхшы белә.
Читайте нас: