Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 Май 2020, 17:30

Зиратларга бару рөхсәт ителәчәк

Башкортстанда Мәрхүмнәрне искә алу көне 2 майдан 6 июньгә күчерелде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бу көн быел гына икенче вакытка күчерелә. Бу хакта коронавирус инфекциясенең таралуына каршы көрәш буенча оператив штаб киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
«Без, халыкның зиратларны ачу үтенечен исәпкә алып, дин әһелләре белән киңәшләштек», – диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына автобус маршрутларын уйларга, мәрхүмнәрнең туганнары килгәнче зиратларны тәртипкә китерергә, көнкүреш чүп-чарын тазартырга, агачларны кисәргә һәм Искә алу көненнән соң чүпне җыю өчен коммуналь көчләрне җәлеп итәргә кушты.
Башкортстан Башлыгы шулай ук зиратка килүчеләр бер урында күпләп җыелып тормаска тиеш, дип билгеләде.
6 июньдә, Хәтер һәм искә алу көнендә, зиратлар гадәти режимда эшләячәк.
Читайте нас: