Бу турыда волонтерлар белән онлайн-очрашуда республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Дөрес, ул халыкка нәрсәләр эшләргә рөхсәт ителәчәге турында ачыклык кертмәде. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике атнада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артмаган.
Радий Хәбиров волонтерлар белән очрашуда шулай ук ирекмәннәрнең тормышын һәм сәламәтлеген страховкалау турында карар кабул итүен хәбәр итте. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары шушы көннәрдә тиешле закон проектын кабул итәчәк.
– Волонтерлык хәрәкәтенең структурасын да, юридик яктан да ныгыту мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Безгә ирекмәннәр өчен гарантияләр турында уйларга кирәк. Бу башлангычка ярдәм итәргә әзер торган иминият оешмалары бар. Акча табачакбыз.
Ирекмәннәр республика Башлыгыннан мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары күләмен арттыруны сорадылар, чөнки мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар саны артканнан-арта һәм аларга ихтыяҗ зур. Радий Хәбиров тагын 10 мең азык-төлек җыелмасы әзерләргә кушты һәм анда Башкортстанда җитештерелгән ризыклар күбрәк булырга тиеш – «алар сыйфатлырак һәм шул ук вакытта җитәрлек күләмдә», дип билгеләп үтте.
Онлайн-очрашуда шулай ук республика ирекмәннәре форумын уздыру тәкъдиме дә яңгырады. Төбәк җитәкчесе әлеге чараны ел саен үткәрү һәм анда башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән ирекмәннәрне чакыру идеясен хуплады.
– Әйдәгез, август-сентябрь айларында Уфада шундый форум яки бөтен Евразия илләреннән килгән делегацияләр катнашлыгында волонтерлар слеты үткәрик, – диде төбәк Башлыгы. – Яшьләр тәҗрибә уртаклашсын, аралашсын, хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куйсын. Бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр бар, дип уйлыйм.
20 майда республикада 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Беренче сәгатьләрдә илдә 70 меңнән артык гариза бирелгән. Исегезгә төшерәбез, җан башына уртача керем республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр генә мондый ярдәмгә исәп тота ала (үткән елның икенче кварталындагы керем исәпләнә). 2020 елда ул 9804 сум тәшкил итә. Гаиләдә өч яшьтән җиде яшькә кадәр берничә бала тәрбияләнсә, пособие һәркайсына биреләчәк.
Бу атнадагы төп вакыйгаларның берсе – 9нчы һәм 11нче сыйныфларның соңгы кыңгырау бәйрәме. Соңгы кыңгырау җомга, 29 майда, дистанцион узачак. Республиканың Мәгариф министрлыгы бу көнне сыйныф белән җыелып табигатькә чыгарга ярамый, дип кисәтә. Аттестатлар бирүгә килгәндә, Мәгариф һәм фән министрлыгы «аттестатлар тапшыруны коронавирус инфекциясе таралуга юл куймыйча, санитар-эпидемиологик таләпләрне тулысынча үтәп оештырырга кирәк», дип хәбәр итә.