Илүзә Гыйбадуллина, Чишмә район китапханәсе директоры
Чишмә район китапханәсе ачылуга 85 елдан артык вакыт узган. Шул еллар эчендә китапханәче булып эшләүче бик күп гүзәл затлар укучыларның рухи дөньясын баеткан!
Бүген без аларның кайберләрен – Флүрә Абдулхакованы, Минҗиһан Улямаеваны, Зөлфә Сәлимгәрәеваны, Зәйтүнә Шәрифуллинаны, Мөслимә Ибраһимованы, Рәсилә Мансурованы, Зөмәрә Бикташеваны, Маргарита Зайцеваны һәм башка бик күпләрне хөрмәт белән искә алабыз. Кызганычка каршы, кайберләре бүген арабызда юк инде.
Алар тәҗрибәле китапханәче генә түгел, шул ук вакытта гүзәл һәм ихтирамга лаеклы хатын-кызлар да.
Зөлфә Мулланур кызы, балалар бүлеге мөдире буларак, үзенең хезмәт сөючән, игътибарлы һәм шул ук вакытта таләпчән җитәкче булуы белән истә калган. Ул балаларны һәрвакыт якты йөз белән, шатланып каршы ала иде.
Җаны-тәне белән әдәбиятка гашыйк булган Зәйтүнә Сәйфулла кызы шигырь сөйләү осталыгы белән сокландыра иде. Үзе оештырган әдәби кичәләрдә ул башкорт шагыйрьләре әсәрләрен яттан сөйли иде.
Фондларны комплектлау бүлеге мөдире вазифасында эшләгән Флүрә Гыйният кызы төгәллеге, пөхтәлеге һәм эшне җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып торды.
Укучыларны хезмәтләндерү бүлегендә эшләгән Минҗиһан Галәветдин кызы китапханәгә килгән һәркемнең нинди әдәбият белән кызыксынуын белде, ачык йөз белән каршы алды, киңәшләрен биреп озатты.
Аларның барысы да үз эшен белеп башкарды, җәмгыять тарафыннан куелган бурычларны китап укучыга җиткерергә тырышты, заман белән бергә атлады. Үз эшенә җаваплы караган, белемле, зыялы ветераннарыбыз әлеге вакытта эшләүче китапханәчеләребез өчен үрнәк булып тора. Алар безгә үзләреннән соң бай тәҗрибә калдырды.
Иртәгә, 27 майда, Бөтенрәсәй китапханәләр көне.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан ветеран китапханәчеләребезгә сәламәтлек һәм озын гомер, ә бу җаваплы вазифада эшләүчеләргә яңа үрләр һәм уңышлар телим!