Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 Май 2020, 16:24

Республика халкының иммунитет дәрәҗәсе бәяләнәчәк

Якын арада республикада коронавируска каршы антитәнчекләргә тест булачак.

Бу хакта сишәмбе, 19 майда, БР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак Сәламәтлек саклау министрлыгының онлайн-брифингында хәбәр итте.
Алар республика халкының иммунитет дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Тестларны шәхси клиникалар ясарга планлаштыра, шул ук вакытта нәтиҗәләр мотлак рәвештә Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенә һәм төбәкнең Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәреләчәк.
Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралуга бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга яңа үзгәрешләр кертте. Документның яңа редакциясенә ярашлы, 65 яшьтән өлкәнрәк затларга һәм хроник авырулары булган гражданнарга, шулай ук алар белән бергә яшәүчеләргә карата мәҗбүри үзизоляция режимы саклана. Аларга, элеккеге кебек, азык-төлек, дару сатып алу өчен өйдән чыгарга, элемтә салоннарына барырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк барлык хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерү тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта республика укучылары бу атнада читтән торып укуларын дәвам итә. Укучыларның 86,3 проценты онлайн-дәрестә катнаша. Беренче-дүртенче сыйныфларның уку елы ахырына якынлашты, киләсе атнада 5–11 сыйныфлар гына укыячак.
– Безгә өч күрсәткеч мөһим: авыруның үсеш темпы, койка фонды һәм тестлар саны. Әгәр бу күрсәткечләр буенча бар да тәртиптә булса, Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге белән килешеп, үзизоляция режимын «йомшартуны» дәвам итә алабыз. Әмма бер күрсәткеч «сынса» да, артка чигенергә мәҗбүр булачакбыз, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә. – Барлык табиблар да бер нәрсәне раслый: хәзер иң мөһиме – социаль дистанция, үзизоляция һәм битлек режимы.
Ә чикләү чаралары тулысынча бетерелгәннән соң нәрсә үзгәрәчәк соң? Рәсәйлеләр үзләре өчен нинди нәтиҗә ясады? «GfK» компаниясе экспертлары шуның буенча тикшеренү үткәрде.
Халыкның өчтән бер өлеше сәүдә үзәкләренә һәм кибетләргә баруны киметергә җыена. Бөтен җирдә карантинны бетергәч, рәсәйлеләрнең яртысы туганнарына яки дусларына кунакка барырга, 40 проценты чәчтарашка яки косметологка язылырга, 35 проценты сәяхәткә чыгып китәргә яки ялларын өйдән читтә үткәрергә планлаштыра.
Киләчәктә онлайн-сатып алулар артыр дип көтелә – рәсәйлеләрнең 27 проценты товарларны күбрәк заказ буенча алырбыз, мөгаен, дип белдерә.
Экспертлар безнең илдә яшәүчеләрнең сакчылрак булырга тырышуын, халыкның 53 процентының акчаны азрак туздырырга һәм җыеп барырга ниятләвен билгели.
Читайте нас: