Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 Май 2020, 18:13

Коронавирус мәктәп имтиханнарына нинди йогынты ясады? Башкортстан халкына нәрсәләрне белү мөһим?

COVID-19 эпидемиясе мәктәп укучыларының, бигрәк тә чыгарылыш укучыларының һәм аларның әти-әниләренең планнарына җитди үзгәрешләр кертте.

2020 елда имтиханнар белән нәрсә булачак? Нәрсә көтәргә? Түбәндә шушы сорауларга җавап табарсыз.
...башлангыч сыйныф укучыларына һәм урта звенога
Башлангыч сыйныфларны тәмамлаучылар өчен уку елы бу атнада ук – 22 майда, калганнар өчен бер атнага соңрак – 29 майда тәмамланачак. Уку елы тәмамлануга бәйле ниндидер зур тантаналар үткәрү планлаштырылмый.
...тугызынчы сыйныф укучыларына
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга, әйтергә кирәк, барысыннан да күбрәк бәхет елмайды, дияргә дә мөмкин. Мәгълүм булуынча, алар дүрт имтихан тапшырырга тиеш иде – икесен үзләре сайлаган предмет буенча һәм икесен мәҗбүри (урыс теле һәм математика). Башта аларга үзләре сайлаган предмет буенча имтиханны гамәлдән чыгардылар, ә узган атнада Рәсәйнең Мәгариф министрлыгы төп фәннәр буенча да имтиханнар уздырмаска карар итте. Барлык белгечләр дә бу карарны хуплады: пандемия шартларында балаларның сәламәтлеге мөһимрәк, билгеләр өчен аларның гомерен куркыныч астына кую дөрес түгел.
Йомгаклау билгеләре ел дәвамындагы өлгереш нигезендә чыгарылачак. Бу ел буе яхшы укучылар өчен бик отышлы, ә менә барысын да соңгы мизгелдә төзәтергә уйлаганнар бераз үкенер, мөгаен.
...чыгарылыш укучыларына
Иң катлаулы, буталчык һәм шактый киеренке хәл 11 сыйныф укучыларында. Министрлыкта аларга кагылышлы менә нинди карарлар кабул иттеләр:
– Барлык имтиханнар да соңрак вакытка күчерелде. Элегрәк төп этап 8 июньдә узачак дип планлаштырылган иде, ләкин яңа дата кайсы көнгә билгеләнәчәген әлегә берәү дә белми, барысы да эпидемиологик хәлгә бәйле булачак. «Рособрнадзор»да БДИны 19 июньнән соң уздыру ихтималлыгы турында белдергәннәр иде, «Интерфакс» үз чыганакларына сылтама белән БДИ июль-августка, ә уку елы башы 1 октябрьгә күчәргә мөмкин, дип хәбәр итте. Рәсәйнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко имтиханнарны август-сентябрь айларына күчерү ихтималлыгы турында белдерде. Яңалыкларны күзәтеп барабыз.
– БДИ барлык төбәкләрдә дә бер көндә бердәм расписание буенча узачак. Министрлык аны инде әзерләгән һәм тармак ведомстволары белән фикер алыша, әмма ахыргы карар әлегә юк.
– 2020 елда урыс теле һәм математикадан мәҗбүри БДИ булмаячак. Абитуриентларга аттестатка билгеләрне ел нәтиҗәләре буенча куячаклар. Үзләре сайлаган фәннәр буенча имтиханнарны югары уку йортына керергә җыенучылар гына, шушы университет һәм факультет таләпләреннән чыгып тапшырачак. Югары уку йортларына документлар кабул итү августта, шулай ук дистанцион рәвештә узачак. Кабул итү комиссияләре карарларны тизрәк кабул итәчәк.
– «Роспотребнадзор» коронавирус шартларында имтихан уздыру буенча тәкъдимнәр әзерләде. Төп кагыйдәләр арасында – бинага кергән вакытта температураны үлчәү, бүлмәләрне даими дезинфекцияләү һәм җилләтү, бер-берсеннән ераграк утырсыннар өчен сыйныфларда укучыларны зигзаг рәвешендә урнаштыру.
– Эпидемиологик хәл яхшырмаган очракта, Мәгариф һәм фән министрлыгы имтиханны дистанцион рәвештә уздыру вариантын да карый. Бу хакта министр урынбасары хатына сылтама белән ТАСС һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә. Бу очракта укучыларны махсус техник чаралар белән тәэмин итәргә тиеш булачаклар.
МӨҺИМ СОРАУ
Ә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәсе булачакмы?
Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин белдерүенчә, соңгы кыңгырау барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм сыйныфларда 29 май көнне узачак. Әмма, Мәскәү тәкъдиме буенча, бәйрәм дистанцион рәвештә, ягъни турыдан-туры бәйләнешкә кермичә узачак. Сыйныфларда, кафеларда, табигать кочагында җыелу булмаячак, барлык чаралар да онлайн рәвештә узарга тиеш.
– Без шәһәр һәм районнарга онлайн-флешмоблар һәм башка дистанцион чаралар үткәрү тәкъдиме белән хатлар җибәрдек, – ди әңгәмәдәшебез.
Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре ничек һәм кайчан узачагын әлегә беркем дә ачык кына әйтәлми. Бу мәсьәлә ведомстволар кабинетларында тикшерелә, әмма әлегә анык карар юк. Барысы да эпидемиянең нинди үсеш алуына бәйле.
Киләсе елда нәрсә булачак?
Ачылганнан соң Рәсәй мәктәпләре яңа режимда эшли башлаячак. «Роспотребнадзор» уку процессын оештыру тәртибе турында практик тәкъдимнәр чыгарды. Төп тәкъдимнәр арасында түбәндәгеләр бар:
– Һәр сыйныфка үз кабинетын беркетергә, барлык дәресләр шунда узарга, ә тәнәфесләр төрле вакытта булырга тиеш. Бу төрле сыйныф укучыларының аралашуын булдырмас өчен кирәк.
– Бүлмәләрне, өстәлләрне, идәнне, ишек тоткаларын, азык-төлек бүлмәләрен, җиһазларны, санитар бүлмәләрне, краннар вентильләрен, унитаз бачокларын даими рәвештә дезинфекцияләп торырга.
– Бинага кергәндә антисептиклы дозатор урнаштырырга һәм укучыларның температурасын үлчәргә.
– Төрле сыйныфлар укуны төрле вакытта башласыннар өчен, эш режимын яңадан карарга.
– Мәктәпләрдә киң күләм чаралар үткәр-мәскә һәм мөмкин булганча, сыйныфта укучылар санын киметергә.
– Һава шартларыннан чыгып, физкультура дәресләрен спортзалда түгел, ә күпчелек очракта урамда оештырырга.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Рәсәйлеләр дистанцион белем бирүгә бәйле төп проблемаларны атады
Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының үзизоляция шартларында иң курыккан нәрсәсе чыгарылыш имтиханнарына әзерлек сыйфаты булды. Wanta Group тикшеренү компаниясе үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтте. Бу хакта РБК яза.
Гомумән, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен куркыткан бишлеккә түбәндәгеләр керә:
– чыгарылыш имтиханнарына әзерлек сыйфаты (42%),
– теләгән уку йортына керәлмәү куркынычы (28%),
– чыгарылыш имтиханнарын күчерү (22%),
– мәктәпне тәмамлаганнан соң эш эзләгәндә кыенлыклар (21%),
– югары һәм урта белем бирү уку йортларына керү сынауларын күчерү (18%).
Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек (49%) илдәге хәл абитуриентларга сынауларны йомшарту өчен сәбәп булмаячак, дип саный. 43 проценты быел вузга керү катлаулырак булачак дип уйлый.
Читайте нас: