Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 Май 2020, 17:36

Кулларыгыз белән кагылмагыз һәм ашатмагыз!

Яз җитеп табигать җанлангач кыргый җәнлекләр дә үзләреннән соң нәсел калдырырга тырыша. Яңа туган җан ияләре сунарчылар, балыкчылар, гөмбә җыючылар һәм гади ял итүчеләр күзенә дә чалына.

– Аларны очратырга туры килсә, кагылмаска, ашатмаска һәм бигрәк тә өйгә алып кайтмаска кирәк. Бу очракта кеше игелек эшлим дип уйлап, аларны әти-әнисеннән аера, – дип билгеләде «Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе» төбәк җәмәгать оешмасының Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Яковлев.
Республикада урман җәнлекләрен өйгә алып кайтуның берничә очрагы бар. Кызганычка каршы, бу уңай тәҗрибә түгел.
– Безнең районда да шундый хәл булды. Чишмә поселогы һәм Өйдрәк авылы арасындагы юлда поши баласын бәрдерделәр. Ул юл аша чыгып баргандыр, мөгаен, бәлки, кем дә булса өркеткәндер. Ә Уфа районыннан берәү урман читендә ике-өч көнлек поши баласын тапкан. Битараф булмаган ир, аңа куркыныч яный дип уйлап, өенә алып кайткан. Икенче көнне дәүләт сунарчылык инспекторы таләбе буенча, кире шул ук урынга илткәч, ана поши бозавын теләр-теләмәс кенә кабул иткән. Кыргый хайваннар балалары яныннан читтәрәк тә йөри һәм бераздан соң кире килә, – дип аңлатты Владимир Васильевич.
Урманга барган вакытта кыргый җәнлекләрнең балаларына тап булсагыз, читтән генә күзәтегез, һәм бу турыда хәбәр итү өчен 8 (347) 218-04-30 номеры буенча БР Экология министрлыгы хезмәткәренә яки 8-927-234-8208 телефоны буенча Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясенең Чишмә сунарчылык хуҗалыгы хезмәткәренә шалтыратыгыз.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: