Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 Май 2020, 17:03

Авылларда яңа ФАПлар булачак

«Сәламәтлек саклау» дәүләт проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проектын тормышка ашыру барышында авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзелә башлады.

– Хәзерге вакытта беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерүгә зур игътибар бирелә, җимерек хәлдәге һәм иске фельдшер-акушерлык пунктлары урынына яңалары төзелә, мобиль медицина комплекслары сатып алына. Шушы көннәрдә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының координация үзәге утырышы булды, анда авария хәлендәге яки сүтелергә тиешле ФАПларны яңарту турында карар кабул ителде. Шуңа бәйле рәвештә без иске биналарга алмашка ун модульле медицина учреждениесе урнаштыруга гариза бирдек һәм хуплау алдык, район хакимияте тарафыннан актлар төзелде, – дип хәбәр итте Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.
Мәсәлән, Түбән Тирмә авылында шундый фельдшер-акушерлык пункты бар иде.
– Элекке пункт иске бинада урнашкан иде – түбәдән су үтте, идәннәр шулкадәр салкын иде, хәтта авыруларның аяк киемен салып керүен сорарга да уңайсызлана идем. Бина зур, анда колхоз ашханәсе, кибет урнашкан, ремонт эшләре бик кыйммәткә төшкән булыр иде. Шуңа да яңа ФАП кирәк булды, һәм без аның ачылуын бөтен авыл белән көтәбез, – дип билгеләп үтте фельдшер Наилә Абдурахманова.
Ул арада эш тулы куәтенә бара – әлеге вакытта Уразбахты һәм Түбән Тирмә авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеп бетеп килә, ә биш торак пунктта – Игнатовка, Яңа Усман, Өйдрәк, Әлбәй һәм Дмитриевка авылларында (Дмитриевка авыл Советы) «ЛевСтрой» төзелеш компаниясе булачак биналарның нигезен салып куйган.
– Шуны билгеләп үтәсем килә, модульле фельдшерлык пунктлары өч көн эчендә төзелә. 1 июньгә кадәр барлык җиде ФАП та урнаштырылачак, – диде Камил Самат улы. – Алар тиздән ачылачак, һәм халык аларның иркен һәм уңайлы булуын үз күзләре белән күрәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге объектларны файдалану срогы – 50 ел. Моннан тыш, Үрге Тирмә, Бәкәй авылларында ФАПлар һәм Иске Муса авылында табиблык амбулаториясе төзү күздә тотыла. Моннан тыш, фельдшерлык пунктлары 850 мең сумлык, ә табиблык амбулаториясе 1300 мең сумлык медицина җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Сентябрьгә кадәр Ярми фельдшерлык пунктында, Алкин һәм Шөнгәккүл табиблык амбулаторияләрендә ремонт ясалачак, әйткәндәй, Шөнгәккүл амбулаториясендә ул тәмамланып килә инде. «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проект буенча 2024 елга кадәр бездә башка объектлар, мәсәлән, Яңа Сафар, Бүләкбаш, Келәш, Әмин авылларында модульле ФАПлар һәм Чишмә авылында табиблык офисы төзү ниятләнгән. Шуңа күрә планнарыбыз зурдан.
Әлеге вакытта Чишмә районында 42 ФАП һәм дүрт табиблык амбулаториясе бар.
Читайте нас: