Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 Май 2020, 14:20

Субсидияләр түләү өчен махсус сервис эшли башлады

Коронавирус авыруы (COVID-19) таралудан аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр субсидияләр алу өчен 2020 елның 1 маеннан гариза җибәрә ала.

Субсидия алуга гариза бирүчеләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүен үзаллы тикшерү өчен Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында «COVID-19 белән бәйле рәвештә субсидия алу хокукын тикшерү» сервисы эшли. Моннан тыш, сайтның төп битендә субсидия алу шартлары, аның күләме һәм рәсмиләштерү процедурасы турында мәгълүмат урнаштырылган (https://www.nalog.ru/rn77/business-support-2020/subsidy/).
Субсидия начар эпидемиологик хәлдә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр чыгымнарын өлешчә компенсацияләү максатларында бирелә. Әлеге чаралар агымдагы елның апрель һәм май айларында үз эшчеләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга да юнәлдерелергә мөмкин.
Субсидия күләме хезмәткәрләрнең март аендагы гомуми саныннан чыгып, 12 130 сумга (хезмәт хакының минималь күләменә) тапкырлап исәпләнә. Шәхси эшмәкәрләр өчен хезмәткәрләр санына тагын бер кеше – шәхси эшмәкәр үзе өстәлә.
Шәхси эшмәкәрнең ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаса, субсидия күләме айга 12 130 сум тәшкил итәчәк.
Субсидия алуның төп шартлары:
гариза язучы 2020 елның
1 мартына Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелергә тиеш;
гариза язучы эшчәнлек алып барган тармак Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434нче карары белән расланган тармакка карый;
оешма яки хосусый предприятие бетерү процессында тормаса, аларга карата банкротлык процедурасы башланмаган һәм юридик затларның Бердәм дәүләт реестрыннан чыгару турында карар кабул ителмәгән булса;
1 мартка мөрәҗәгать итүченең салымнар, иминият взнослары буенча бурычлары 3 мең сумнан артык булырга тиеш түгел;
мөрәҗәгать итүченең хезмәткәрләр саны 2020 елның мартында субсидия түләнә торган айда хезмәткәрләр санының кимендә 90%ын тәшкил итсә;
мөрәҗәгать итүче 2020 елның март ае өчен хезмәткәрләр һәм башка физик затлар (СЗВ-М) турында Пенсия фондына ай саен хисап тәкъдим итсә.
Гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән электрон формада җибәрергә мөмкин:
телекоммуникацион элемтә каналлары буенча;
«Салым түләүче юридик затның шәхси кабинеты» яки «Салым түләүче хосусый малтабарның шәхси кабинеты «интернет-сервисы ярдәмендә Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында;
кәгазьдә.
Гаризаны карауның барышы турында мәгълүматны Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтының «Салым түләүче юридик затның шәхси кабинеты» һәм «Салым түләүче хосусый малтабарның шәхси кабинеты» сервислары ярдәмендә ачыкларга яки Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәгенең бушлай күп каналлы телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-800-222-22-22.
Читайте нас: