Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 Май 2020, 12:25

Донорларга акча түләү һәм чыгарылыш имтиханнары хакында

Республикада коронавирус инфекциясе белән авырып терелүче плазма донорларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тиеш.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул турыдагы указга кул куйды.
Кимендә 300 мл күләмендә кан тапшыручылар 2500 сум, кимендә 450 мл – 3750 сум, 600 мл тапшыручылар 5000 сум акча алачак. Бу акчалар кан тапшырган көнне, донорның кайда яшәвенә һәм башка социаль ярдәм чаралары алуына карамастан, медицина оешмаларында бирелә.
– Безнең медицина Рәсәй Федерациясендә әзерләнә торган дәвалауның заманча ысулларын актив куллана башлады. Коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең кан плазмасын салу буенча уңай тәҗрибә барлыкка килде. Һәм бездә моңа мисал да бар, авыр хәлдә яткан пациент әлеге процедурадан соң үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратыннан башка сулый башлады, – диде Радий Хәбиров. – Бу указның мәгънәсе акча бирүдә түгел. Без чирләп терелгән һәм составында антитәнчекләр булган кан тапшыра алган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Бу безгә бик ярдәм итәр иде. Чөнки бурычыбыз – кешеләр гомерен саклап калу.
Терелгән пациентларның плазмасын файдалану – үткән гасырда кулланыла башлаган ысул. Ул 2014 елда, дөньяда Эбола лихорадкасы белән көрәшкәндә, үзенең нәтиҗәлелеген раслады. COVID белән көрәштә плазма беренче тапкыр Кытайның Ухань шәһәрендә сынап каралды һәм табиблар өметләндерерлек нәтиҗә алды.
Рәсәйдә коронавирус инфекциясен дәвалауның әлеге ысулын куллану Н. И. Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтында башланды.
Битлек кию коронавирус инфекциясе таралуны туктатырга ярдәм итәчәк. Республикада аны кимәгән өчен штраф салу турында закон кабул ителде. Физик затларга кисәтү ясала яки 1–3 мең сум, кабат закон бозган өчен 3–5 мең сумга кадәр штраф салына. Вазифаи затлар битлек кимәгән өчен 5–15 мең (битлек режимын кабат үтәмәгән өчен 15–30 мең сум) түләргә тиеш булачак. Юридик затлар – беренче тапкыр 50дән 100 меңгә кадәр, икенче яки аннан соңгы очракта 100дән 200 мең сумга кадәр.
Коронавирус 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары тормышына сизелерлек үзгәрешләр кертте. Унберенче сыйныф укучыларын борчыган иң мөһим сорау – Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне. Әлегә бу көннең 8 июньнән соңрак вакытка күчерелүе билгеле, соңгы карар эпидемиологик хәлгә карап кабул ителәчәк. Шул ук вакытта мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортларына укырга керергә җыенмаучыларга БДИ тапшырырга кирәкми. 2020 елда төп дәүләт имтиханнары үткәрелмәячәк.
Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен онлайн-режимда үткәрергә тәкъдим итте. Соңгы кыңгырау бәйрәме 25 майда, чыгарылыш сыйныф укучыларыныкы имтиханнан соң, июнь ахырында үтәргә тиеш иде.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков
Читайте нас: