– Әлеге вакытта гражданнарның җәмәгать урыннарында, Ленин һәм Җиңү паркларында, скверларда, әлбәттә инде, кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә битлек киеп йөрүен контрольдә тотабыз. Башкача әйткәндә, кешеләр күпләп йөргән урыннарда битлек кию режимы үтәлергә тиеш. Әмма урамда халык булмаса, битлекне вакытлыча салырга да мөмкин, – дип аңлатты полиция начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Әлфәт Собханкулов.
Аның сүзләренә караганда, әлегә кадәр битлек һәм перчатка кию тәкъдим ителгән булса, хәзер бу мотлак булып тора.
13 майдан сәүдә нокталары буенча тикшерүләр башланды.
– 2 апрельдән башлап өйдә тору режимын бозу буенча 132 беркетмә төзелде, барысы да судка җибәрелде, аларның 20%ы каралды инде. Мең ярым сумлык өч штраф салынды, калганнарга әлегә кисәтү ясалды. Шулай ук кичке 8дән соң өлкәннәрдән башка урамда йөргән балигъ булмаган бер балага карата беркетмә төзелде. Элегрәк рейдлар үткәрү өчен сигез төркем төзелгән иде, бүгенге көндә алтысы эшли, аның составында һәркайсына хокук саклау органнары, Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге, хакимият хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары бар, – дип хәбәр итте Әлфәт Әфтәх улы.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күп оешмалар битлек кию режимына җитди карый башлады. Мәсәлән, поселокның кайбер супермаркетларында сатып алучының битлеге булып, перчаткасы булмаса, яки киресенчә, битлексез, перчатка киеп кенә керсә, хезмәтләндермиләр. Саклык банкында клиентларның битлекләре һәм перчаткалары булуын тикшереп кертүче һәм аларның бер-берсенә якын тормавын күзәтүче хезмәткәр билгеләнә.
– Күзәтеп тормасаң, халык күп кереп тула, тын алырлык та түгел, дистанция саклау турында сүз дә юк. Шуңа күрә мөһим чаралар күрергә туры килә, – диде Саклык банкының Чишмә поселогындагы өстәмә офисы җитәкчесе Илдус Усманов.
«Рәхәт» төзелеш кибетендә киресенчә сатып алучыларның күбесенең битлектә һәм перчаткада килүе турында сөйләделәр, ә шәхси саклану чараларын кимичә керүчеләр булса, сатучылар аларга битлек белән перчатка алырга тәкъдим итә. Кибеткә кергәндә битлек һәм перчатка киюнең һәм 1,5–2 метр социаль дистанцияне үтәүнең мәҗбүри булуын искә төшереп белдерүләр эленеп тора.
– Кешеләр битлек киюне таләп итүгә күнекте һәм моны кирәк дип кабул итәләр, бу яклап бездә сатып алучылар белән каршылык юк. Элек бу таләпләргә җитди карамаучылар булса да, хәзер башкача, – дип ассызыклады сатучы Рөстәм Нугаев.