Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 Май 2020, 16:35
Гаризалар октябрьгә кадәр кабул ителә
2020 елда Рәсәйдә балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары арттырылды.
И. Бәхтияров, Чишмә районы буенча Пенсия фонды идарәлеге начальнигы
Мәсәлән, Президент указына ярашлы, ай саен 5 мең сум күләмендә пособие алу хокукына ия булган гаиләләр саны арттырылды, әйткәндәй, ул апрельдән июньгә кадәр өч яшькәчә балаларга бирелә. Хәзер бу акчаны ана капиталы алуга хокукы булган гаиләләр генә түгел, шулай ук 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласы туган яки уллыкка алынган гаиләләр дә алала. Чишмә районында андый гаиләләр 1,2 меңнән артык.
Бу акчаны алу өчен документлар тапшыру җиңеләйде, ата-аналар баланың әлегә СНИЛСы булмаса да мөрәҗәгать итә ала. Чөнки иминият саны ЗАГС реестры мәгълүматы буенча автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк. Гаризаның электрон формасын тутырганда сертификат хуҗасына банкның БИК (Банкның идентификация коды) һәм исәп номерын гына күрсәтергә кирәк булачак, ә калган реквизитлар автомат рәвештә тутырыла.
Гаризаны Пенсия фондына 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.
Моннан тыш өч яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап һәр балага ун мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие алырга хокуклы. Ул ана капиталына хокук булу-булмауга карамастан биреләчәк, гаризаны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фондының клиентлар хезмәте аша алдан биреп була.
Пособие алу өчен башка документлар китерергә кирәкми. Гаризаны дүрт ай эчендә 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы