Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 Май 2020, 15:03

Салымнар турында

2012 елның 29 июнендәге 97нче Федераль законга ярашлы, 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап билгеләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) рәвешендә салым салу системасы кулланылмаячак.

ЕНВД кулланучы оешмалар һәм хосусый малтабарлар салым салуның түбәндәге режимнарына күчә ала:
салым салуның гадиләштерелгән системасына;
үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда кимендә 15 хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына;
ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган хосусый малтабарлар һөнәри керемгә салым куллануга.
Оешмалар һәм хосусый малтабарлар күрсәтелгән режимнарны кулланганда ЕНВД (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәмә бәягә салым, оешмалар (физик затлар) милегенә салым түләүдән азат ителә.
Салым салуның гамәлдәге режимнары турындагы мәгълүмат Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган (www.nalog.ru).
Фото: Карина Камаева
Читайте нас: