Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 Май 2020, 17:26

Бал кортларын яклау буенча комиссия төзелде

6 майда Чишмә районында авыл хуҗалыгы культураларын яклау буенча агрохимик операцияләр үткәрү чорында бал кортларының агулануын кисәтүгә юнәлтелгән чараларны оештыру буенча район комиссиясе төзелде.

Комиссия «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында»гы Федераль закон һәм «Умартачылык турында»гы БР законы таләпләрен үтәү, шулай ук район территориясендә РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Ветеринария департаменты тарафыннан расланган умарта кортларының авыруларын, агулануларын һәм корткычларны кисәтү һәм бетерү буенча чаралар турындагы инструкциянең үтәлешен контрольдә тотачак. Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин комиссия рәисе, баш агроном Дамир Котдусов рәис урынбасары, Светлана Әсәдуллина комиссия секретаре итеп билгеләнде, шулай ук комиссиягә авыл хуҗалыгы белгечләре, умартачылар җәмгыяте рәисе Рафаэль Вәлиев, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары керде.
Фото: https://sezonudachi.com/
Читайте нас: