Ихаталарыбызны уңайлы һәм матур итү өчен Башкортстан бюджетыннан миллиард ярым сумнан күбрәк акча бүләләр.
Җәмгысы исә бер ел эчендә республика буенча 300дән артык ихатаны төзекләндерү планлаштырыла. График коронавирус эпидемиясе башланганчы ук төзелгән иде, шуңа күрә мондый мөһим һәм кирәкле программаның үтәлеше куркыныч астында калды. Шушы көннәрдә җитәкчелек шундый карар кабул итте – эпидемиягә каршы барлык чаралар төгәл үтәлә икән, эшләрне кичектерү кирәкми. Өстәвенә, урамнарда беркем дә юк чагында подрядчыларга үз эшләрен сыйфатлы итеп башкару җиңелрәк тә. Әмма бер шарт бар – подрядчылар кайбер таләпләрне үтәргә: дезинфекция чаралары кулланырга, хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш.
Нинди эшләр башкарылачак?
Мәҗбүри эшләрнең исемлеге бар. Аңа хәвефсез резина өслекле заманча балалар яисә спорт мәйданчыгы, контейнер мәйданчыклары, яшелләндерү, парковка урыннары, мәгълүмат стенды, тышкы яктырту, видеокүзәтү, кече архитектура формалары – чүп савытлары, эскәмияләр керә. Милекчеләрнең күпчелеге теләге белән баскетбол мәйданчыгы яки кием киптерү җайланмасы урнаштырырга да мөмкин булачак.
Видеокамераларга бәйле мөһим момент – теләкләре булса, йортта яшәүчеләр аз гына акча түләп аларга керә һәм теләсә кайсы вакытта ихатада ниләр булганын карый алачак (әйтик, мәйданчыкта йөрүче балага хәвеф янамыймы).
Быел нинди яңалыклар бар?
Республиканың Торак-коммуналь министрлыгының ихата территорияләрен төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Арсланбәк Хәйдәров белдерүенчә, быелдан «Башкортстан ихаталары» подъездларны ремонтлау буенча программа белән берләштерелгән. Ягъни кешеләр бер үк вакытта матур ихата да, күркәм йорт та алачак.
Моннан тыш, быел Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының яңа командасы узган елда юл куелган барлык җитешсезлекләрне дә исәпкә алырга вәгъдә итә. Мәсәлән, алар арасында кешеләр белән эш проектларын килештерү (бу, гомумән, программаның төп шарты – кешеләргә ничек кирәк, шулай эшләргә) һәм сыйфатны контрольдә тотуны көчәйтү бар. Чөнки узган ел барлык ихаталарның 30 проценты гына – Уфада, Яңавылда, Агыйделдә, Салаватта, Дүртөйледә, Моракта, Нуриман һәм Тәтешле районнарында гына – кешеләрнең таләпләренә һәм көткәненә туры килде.
Йортыгызның программага керүен ничек белергә?
Катнашу өчен заявкаларны милекчеләр үзләре тапшырды – узган елның язында һәм җәендә җыелышлар узды. Әгәр сез фатирыгызда күптән түгел генә яшисез икән, моны йорт буенча җаваплы кешедән ачыклый яки актуаль графикны үзегезнең шәһәр яки район хакимияте сайтларының «Төзекләндерү» бүлегендә яки «Башкортстан ихаталары» баннеры буенча карый аласыз.
Халык өчен болар барысы да бушлаймы?
Республика бюджеты барлык эшләрнең 94 процентын түли, тагын 5 процентын сезнең шәһәр яки район хакимияте өстәячәк. Калган 1 процентын йортта яшәүчеләрнең үзләренә җыярга кирәк булачак. Бу – программада катнашу өчен мәҗбүри шарт. Эш акчада да түгел – дәүләт бөтен сумманы да таба ала – ә алга таба милеккә булган мөнәсәбәттә. Сиңа бөтенесен китереп бирү – бер эш, ә ике йөз генә сум булса да үз акчаңны кертү – икенче, һәм бу таганнарда, түтәлләрдә һәм парковкаларда синең өлеш тә бар дигән сүз!
Взнос күләме эш бәясенә һәм фатир мәйданына бәйле исәпләнә.
Мәсәлән, эшләр бәясе биш миллион сум, ягъни йортта яшәүчеләр 50 мең сум акча җыярга тиеш, йортның гомум мәйданы – 6000 квадрат метр. Башкача әйткәндә, фатирның һәр метры өчен взнос – 8,33 сум. Ягъни мәйданы 50 квадрат метр булган фатир хуҗалары 416шар сум, ә 100 квадрат метрга ия булучылар 833әр сум акча кертергә тиеш булачак.
Эш сыйфатына бәйле кайда шикаять бирергә?
Әгәр дә сез мастерларның битлексез элке-салкы эшләвен күрәсез икән, урындагы хакимияткә шикаять языгыз яки Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына 7 (347) 218-00-26 телефоны буенча шалтыратыгыз. Җаваплы кешеләрнең фамилияләре һәм телефон номерлары ремонт ясалган һәр ихатаның мәгълүмат стендларында булачак.
Без дә катнашырга телибез. Гаризаны ничек бирергә?
Быелгы программага сез, мөгаен, инде эләкмәссез, әмма гаризаны никадәр иртәрәк бирәсез һәм документларны рәсмиләштерәсез, киләсе ел планына керү мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк. Беренче чиратта, җыелыш уздырырга кирәк, анда күпчелек милекчеләр программада катнашу өчен тавыш бирергә тиеш. Идарә итүче компания һәм хакимият вәкилләрен чакырырга да онытмагыз.
Протоколны район хакимиятенә җибәрү зарур. Шулай ук җаваплы кешене сайларга кирәк булачак, ул милекчеләр исеменнән документларны килештерәчәк һәм эш барышын контрольдә тотачак. Бу кешенең имзасыннан башка подрядчыларга эш өчен түләмәячәкләр.
Җыелыш протоколын хакимияткә җибәрергә кирәк. Килгән барлык заявкаларны иҗтимагый-административ комиссия карый. Ул ихата территориясенең торышын, җиһазларның тузу дәрәҗәсен, элекке елларда төзекләндерү үткәрелү-үткәрелмәвен, йортның яшен, анда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычлары бармы-юкмы икәнен карый.
Әгәр дә сезнең йортны хуплыйлар икән, тагын берничә җыелыш үткәрергә кирәк булачак: проектны сайларга һәм расларга – сездә нәрсә, кайда һәм ничек булачак.
Һәр муниципалитетның документларга үз таләпләре бар. Сезнең шәһәрдә яки районда кирәк булган документлар исемлеген – торак-коммуналь хуҗалыкның урындагы бүлегендә аныклагыз.
Әлегә үзизоляция режимы вакытында җыелышлар үткәрергә ярамый. Аның төгәлләнүен көтегез яки читтән торып җыелыш үткәрегез, «Торак кодексы» моны рөхсәт итә.