Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 Май 2020, 18:41

Аз процентлы ипотека һәм автомобильнең «чисталыгын» тикшерү

Язның соңгы ае рәсәйлеләр тормышына берничә мөһим үзгәреш кертте.

Шуларның берсе – 6,5 процент ташламалы ипотека программасы. Ул 2020 елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булачак. Процент ставкасы ипотеканы түләп бетергәнче саклана. Тик әлеге кредитны рефинанслау мөмкин булмаячак.
Банклар белән бәйле тагын бер яңалык – Рәсәй Үзәк банкының тиз түләүләр системасы буенча үткән, төрле кредит оешмаларының банк карталары аша акча күчергән өчен комиссияне гамәлдән чыгару. Әмма, 100 мең сумнан артып киткәндә, күчерелгән сумманың 0,5 проценты күләмендә комиссия алынырга мөмкин, ләкин 1,5 мең сумнан да артык түгел.
5 майдан башлап җитди сәбәпләрсез хәрби комиссариатка килмәгән һәм медицина тикшерүе үтмәгән өчен 3 мең сумга кадәр штраф түләтү каралган. Хәрби исәпкә алу документларын аңлы рәвештә бозган яки югалткан өчен дә шундый ук санкцияләр кертелгән.
5 майдан кадрлар документларының электрон әйләнешен кертү буенча эксперимент башланды, ул киләсе елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк. Компанияләр һәм аларның хезмәткәрләре анда ирекле катнаша ала. Хезмәт килешүләрен, отпусклар графигын, командировкалар һәм акча түләтү турында боерыкларны «цифрга» күчерергә мөмкин.
Күчемсез милек объектын тикшерү гадиләштерелде. 11 майдан дәүләт хезмәтләре сайтында мәгълүмат эзләүне (мәсәлән, автомобиль сатып алганда) гадиләштерүче яңа сервис барлыкка килде. Икенчел базарда автомобиль, производство җиһазлары, зур күләмдә товар, хәтта, мал-туар һәм күчемсез мөлкәт сатып алырга ниятләгән һәркемгә мәгълүмат алу файдалы.
Шулай ук күп фатирлы йортларда хәмер сатуны чикләүче закон кабул ителде. Хәзер спиртлы эчемлекләрне гомуми мәйданы 20 квадрат метрдан ким булмаган җәмәгать туклану оешмаларында гына сатарга була. Бина махсус җиһазландырылган, әзер кулинария продукциясен куллану өчен тәгаенләнгән булырга тиеш. Шул ук вакытта төбәкләр өстәмә чикләү чаралары кертә ала. Закон проектында билгеләп үтелгәнчә, алкоголь сатуны гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләреннән һәм шикаятьләреннән соң чикләргә булганнар.
Рәсәй Президенты Владимир Путин күп фатирлы йортларда урнашкан торак һәм торак булмаган биналарны үз белдеге белән үзгәртеп корган вазифалы затлар һәм эшкуарлар өчен штраф салуны күздә тоткан законга кул куйды. Элегрәк законсыз рәвештә үзгәртеп корган өчен физик затлар гына җәзага тарттырыла иде.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: