Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 Май 2020, 15:35

Битлек кию һәм дистанцияне саклау мәҗбүри

Сишәмбе, 12 майда, Рәсәйдә эшләми торган көннәр режимы тәмамланды. Әмма төбәкләрдә гомуми санитар таләпләрне һәм чирне кисәтү чараларын эпидемия беткәнче үтәргә кирәк. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин 11 майда хәбәр итте.

Шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары да билгеләнде. Аерым алганда, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Аны алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды бүлеге аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Өч яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре өч ай дәвамында 5 мең сум күләмендәге пособиегә исәп тота ала. Элек ул ана капиталын алу хокукына ия булган кешеләргә генә исәпләнгән иде. Моннан тыш, бала карау буенча пособиенең минималь күләме ике тапкырга арта. Хәзер түләү 6,5 мең сум тәшкил итәчәк, аларны эшләмәүче гражданнар, шул исәптән студентлар алачак.
3–7 яшьлек балалар тәрбияләүче, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә 1 июльдән түгел, ә 1 июньнән аена 5,5 мең сум акча түләү каралган. Пособиеләр ел башыннан исәпләнә һәм берничә ай эчендә берьюлы 33 мең сум тирәсе акча алырга мөмкин.
Владимир Путин икътисадка ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, шәхси эшмәкәрләргә, зыян күргән тармакларда кече һәм урта бизнес компанияләренә һәм коммерция булмаган социаль юнәлешле оешмаларга агымдагы елның икенче кварталында барлык салым түләүләрен (өстәмә бәягә салымнан тыш) тулысынча гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. 1 июньнән шулай ук халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча махсус кредит программасы эшли башлаячак, ул ил буенча 7 миллион эш урынын саклап калырга ярдәм итәчәк.
Владимир Путин Хөкүмәткә халыкны эш белән тәэмин итү, гражданнарның керемнәрен арттыру һәм икътисадны үстерү буенча гомумдәүләт планын эшләргә кушты. Ул шулай ук хәвеф астында һәм артык йөкләнешле социаль учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләргә федераль өстәмә түләү турында игълан итте.
– Дөнья тәҗрибәсе күрсәтүенчә, үлем очраклары күп булуның төп сәбәбе нәкъ менә сәламәтлек саклау системасының әзер булмавына, чамадан тыш йөкләнешкә бәйле. Бу ярдәм итәргә мөмкин булган кешеләрне коткарып калырга мөмкинлек бирмәде. Кабатлап әйтәм, хәзер без мондый ярдәмне күрсәтә алабыз, һәм алдан чара күрү ярдәмендә меңләгән гомер сакланып калды, дип бернинди арттырусыз әйтә алам, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Бүген тест үткәрү күләмен арттыра алдык, һәр көнне 170 меңгә якын тест үткәрелә. Май урталарына әлеге сан 300 меңгә кадәр артачак.
– Эпидемиянең яңа дулкынына һәм авыр өзлегүләргә юл куярга ярамый. Кабатлап әйтәм: чикләү режимыннан тиз генә чыгып булмаячак. Ул шактый вакыт таләп итәчәк, – дип кисәтте Владимир Путин.
Безнең республикада чикләү режимы 12 майдан соң шактый йомшарды. Хакимият эшкә чыгарга, паркларда һәм скверларда йөрергә рөхсәт итте, көнкүреш товарлары сатучы кибетләр ачылды. Әмма халык кимендә 1,5 метр дистанция сакларга һәм битлек, ә җәмәгать урыннарында, транспортта һәм таксида перчаткалар киеп йөрергә тиеш.
12 майдан Башкортстанда физик затларга битлек киеп йөрмәгән өчен 1000–3000 сум һәм юридик затларга 50–100 мең сум күләмендә штраф салына.
Республика шәһәрләрендә һәм районнарында Эчке эшләр министрлыгы һәм башка хокук саклау органнары халыкның битлек киеп йөрүен тикшерү максатында рейдлар уздырачак.
Битлек киеп йөрүгә игътибар итмәсәк, республикада коронавирус йоктыручылар һәм аның белән авырып үлүчеләр саны, башка илләрдәге кебек, кискен артырга мөмкин, анда халыкның яртысы диярлек авырды, үлүчеләр саны 6%ка кадәр тәшкил итте.
65 яшьтән өлкәнрәкләр кичке 6дан иртәнге 6га кадәр, 17 яшькә кадәрге балалар кичке 8дән көндезге 2гә кадәр әти-әнисез урамда булырга тиеш түгел.
Төнге клублар (дискотекалар), кинотеатрлар, театрлар, музейлар, түгәрәкләр, секцияләр, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре, спорт заллары, фитнес-үзәкләр, аквапарклар, бассейннар, физик культура һәм спорт объектлары, сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябык булып кала.
– Сакланып йөрү режимын бетермибез. Шактый күп нормалар һәм кагыйдәләр кала, кайбер урыннарда аларны бераз катгыйлатабыз, – диде Радий Хәбиров. – Әгәр бу режимнан әкренләп чыкмасак, халык бөтен җирдә күпләп йөрсә, авыручылар саны кинәт артачак һәм тагын да катгыйрак чаралар күрергә туры киләчәк.
Читайте нас: