Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 Май 2020, 12:02

COVID-19 буенча чикләү ничек бетереләчәк?

Чәршәмбе, 6 майда, икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция узды, аны ил Президенты Владимир Путин үткәрде.

Анда, аерым алганда, коронавирус аркасында чикләүләрне бетерүнең өч этабы тәкъдим ителде.
Беренче чиратта урамда спорт белән шөгыльләнергә һәм балалар белән йөрергә рөхсәт итәчәкләр. Шулай ук сәүдә һәм хезмәт күрсәтү компанияләре эшли башлаячак. Киләсе этапта гаилә әгъзалары белән саф һава суларга чыгарга рөхсәт итү, мәктәпләр, югары уку йортлары һәм эре сәүдә нокталары ачылачак, ләкин бер үк вакытта килүчеләр саны чикле булачак.
Өченче стадиядә паркларда һәм скверларда йөрүне рөхсәт итү планлаштырыла, әмма социаль дистанцияне үтәү шарты белән. Бу вакытка сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре, барлык мәктәпләр һәм югары уку йортлары, кунакханәләр, кафе һәм рестораннар чикләүсез эшли башлаячак.
Нинди дә булса аерым вакыт турында сүз бармый. Чикләүләрне әкренләп бетерү турындагы карарны субъект башлыгы кабул итәчәк, һәм эпидемиологик хәл катлауланган очракта, яңадан чикләү чаралары кертелергә мөмкин.
Владимир Путин билгеләп үтүенчә, төбәкләрдә коронавирус таралуга бәйле төрле хәлләр күзәтелә. Кайбер урыннарда чирне кисәтү буенча катгый чараларны дәвам итәргә яки хәтта өстәмә чаралар булдырырга кирәк, ә кайбер төбәкләрдә чикләүләрне киметергә дә мөмкин. Дәүләт башлыгы, галимнәр һәм белгечләр фикеренә таянырга, барлык шартларны һәм мөмкин булган хәвефне исәпкә алырга кирәк, дип ассызыклады.
– Ашыгырга ярамый. Саксызлык яки ашыгычлык бар тырышлыкны юкка чыгарырга ихтимал. Әз генә хата ясасак та, аның бәясе – халкыбызның иминлеге, гомере, сәламәтлеге. Шуңа күрә Хөкүмәттә эшләүчеләр һәм төбәк башлыклары кабул иткән һәр карар өчен җаваплылык бик зур. Бу турыда беркайчан да онытмыйк, – диде Владимир Путин.
Шушы көннәрдә республиканың COVID-19дан сәламәтләнүчеләр плазмасын әзерли башлаган тәүге төбәк булуы билгеле булды. Ул, вирустан вакцина эшләнгәнче, коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау өчен нәтиҗәле чара булып тора, дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Рәсәйдә коронавирус кичергән пациентларның плазмасы беренче тапкыр берничә атна элек Мәскәүдә кулланыла башлады.
– Сәламәтләнүчеләрнең барысын да плазма тапшырырга чакырабыз. Әгәр дә сез күптән түгел COVID-19 авыруыннан дәваланып савыккан булсагыз, бер ай үткәч иммун плазма доноры булу һәм кешеләр гомерен саклап калу өчен кан тапшыруыгызны сорыйбыз, – дип белдерде төбәкнең кан тапшыру буенча республика станциясе баш табибы Рамил Хәмитов.
Читайте нас: