Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 Май 2020, 12:05

Каникуллар һәм имтиханнар кайчан була?

Җәй җитү белән укучыларның каникуллары башлана.

Коронавирус таралу сәбәпле, укучылар өчен 2019–2020 уку елын тәмамлауның түбәндәге даталары билгеләнде: беренче сыйныф укучылары 22 майга, ә бишенче-унберенче сыйныфлар 29 майга кадәр укыячак.
Белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханы 8 июньнән башлана.
Ә 9нчы сыйныф укучылары быел төп дәүләт имтиханында сайлау буенча фәннәрдән имтихан тапшырмаячак, ә мәҗбүри фәннәр (рус теле һәм математика) буенча имтиханнар 9 июньнән башлана. Әлегә имтихан бирүнең төгәл вакыты билгеле түгел, әмма бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыру 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Читайте нас: