Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 Май 2020, 16:43

Ике атна эштә, ике атна өйдә

Табиблар – бөтен дөньяда коронавирус пандемиясенә каршы көрәшнең төп геройлары.

Авыру йоктыручылар саны көннән-көн арта, шул исәптән Башкортстанда да.
Район гәзитендә хәбәр ителүенчә, Чишмә үзәк район дәваханәсендә йогышлы авыруларны дәвалау госпитале булдырылды, анда медицина хезмәткәрләре вахта ысулы белән эшли.
– Вахта ысулы белән эшләү нәрсәне аңлатамы? Хәзерге шартларда ул Рәсәйдәге барлык йогышлы авыруларны дәвалау госпитальләрендә кулланыла. Медицина хезмәткәрләре сменалап, госпитальдән чыкмыйча 14 көн эшли. Һәр хезмәткәр смена башланыр алдыннан коронавируска анализ тапшыра, – дип хәбәр итте Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.
Медицина хезмәткәрләре тирә-яктагыларга коронавирус йоктыруга юл куймас өчен, «вахтадан» соң тагын 14 көн изоляторда кала. Мондый эш ысулы 10 апрельдән башланды, госпитальдә барлыгы 15 хезмәткәр эшли, шуларның өчесе табиб, калганнары шәфкать туташлары һәм санитаркалар.
Шушы көннәрдә икенче сменаның 14 көнлек вахтасы тәмамлана. Йогышлы авыруларны дәвалау госпитале, тиеш булганча, «пычрак» һәм «чиста» зоналарга бүленгән, хезмәткәрләр пациентлар белән эшләү алдыннан махсус киемнәр кия.
Әмма вахта белән эшләү ысулы үзәк район дәваханәсендә генә оештырылмаган. Шөнгәккүлдәге өлкән яшьтәгеләр йорты да шундый тәртиптә эшли, чөнки анда яшәүчеләрнең күбесе өлкән яшьтә.
– Безнең учреждение ябык. Беркемне дә чыгармыйбыз һәм кертмибез, моны катгый контрольдә тотабыз. Әле икенче смена эшкә кереште, аның составына мин, пешекче, каравылчы һәм ике санитарка керә, безгә кадәр сменада эшләүчеләр өйдә тору режимында, – дип сөйләде хуҗалык мөдире Зөлфия Ишбулатова.
Учреждение карамагында 25 кеше бар, бу өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, шулай ук гаиләсе булмаган һәм үз-үзен карый алмаучы инвалидлар.
Хезмәткәрләр смена белән эшли башлаганчы коронавируска анализ тапшыра. Биредә яшәүчеләр арасында вирус билгеләре сизелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга тиешләр, бәхеткә, мондый очраклар булмаган.
Чишмәнең балалар приютында хезмәткәрләрнең эше шул ук схема буенча оештырылган.
– Без дә барлык приютлар кебек, изоляция режимына күчтек, әмма безнең учреждение республика буенча кизү торучы тугыз приютның берсе булганга күрә, балаларны кабул итү дәвам итә. Безнең хезмәткәрләр дә ике атна эшли, хәзер икенче смена эшкә кереште. Приют ике зонага бүленде: берсендә биредә күптән яшәүче балалар, ә икенчесендә яңа гына килгәннәр яши. Аларның сәламәтлек торышын күзәтеп торабыз, анализлар алына, – дип билгеләде «Чишмә районы социаль приюты» бүлекчәсе мөдире Эльвира Яковлева.
Аның сүзләренә караганда, балалар һәркөн саф һавада йөри, приютның ишегалды зур. Бер сменада тәрбияче, кече тәрбияче, пешекче һәм медицина хезмәткәре эшли. Шул рәвешле эшләүче барлык оешмалардагы кебек, биредә дә эшкә килүче смена COVID-19га анализ тапшыра. Эшен тәмамлаган смена өйдә тора.
Читайте нас: