Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 Май 2020, 14:33

Ил Яхин: Тарих турында анык мисалларда сөйләргә кирәк

Без барыбыз да Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән солдатлар турында хәтерлибез.

Ә Караякуп авылында яшәүче Ил Яхин Ватанны саклау өчен фронтка киткән авылдашлары турында яза.
Ил Яхин тумышы белән Күгәрчен районының Теләүмбәт авылыннан. Тормыш иптәше Рәсимә Сабир кызы белән Караякуп авылына 1986 елда килеп төпләнгән. Кырык дүрт елдан артык мәктәптә балаларга белем биргән, шуның 25 елын директор вазифасында эшләгән.
– Тормыш иптәшем белән ике кыз тәрбияләп үстердек, аларның хәзер үз балалары бар инде. Бер кызыбыз безнең династияне дәвам итте, мәктәптә укытучы булып эшли. Биш оныгыбыз бар, икесе кияүдә, – дип сөйли Ил Яхин.
Авылдашлары турында язу теләге мәктәптә укытканда ук барлыкка килгән – тарих дәресләрен һәм сыйныфтан тыш сәгатьләрне үткәрү өчен туган як турында мәгълүмат кирәк булган.
– Балаларга тарихны картәтиләре яки карт бабалары турында сөйләп, анык мисалларда өйрәтергә кирәк. Сугыш темасы безнең гаиләгә якын, минем дә, тормыш иптәшемнең дә әтисе сугышта катнашкан, әнинең ике абыйсы да сугышка киткән, берсе фронтта һәлак булган. Әти 39нчы елда хәрби хезмәткә алынган һәм сугыш тәмамлангач, 45нче елда гына кайткан, – дип хатирәләре белән уртаклашты Ил Әхмәт улы.
Аның сүзләренә караганда, башта сугышта катнашучыларның фамилияләре (яртысы хәбәрсез югалган дип санала) язылган кечкенә китап бастырылган. Соңрак сыйныф җитәкчеләренә һәм укучыларга үзләренең фронтта катнашкан туганнары турында мәгълүмат җыярга тәкъдим ителгән. Шулай итеп, бу исемлекләргә аларның хәрби юлы турындагы мәгълүматлар да өстәлгән.
– Без караякуплылар турында гына түгел, Бабик һәм Абдулла авылларыннан сугышка китүчеләр турында да мәгълүмат җыйдык. Сугышта катнашкан 400 кеше турында материал бар. Бу эшне пенсиягә чыккач та дәвам иттем – яңа мәгълүматлар һәм фотографияләр белән зур папка тупладым, – дип билгеләп үтте ул.
– Йокы бүлмәсендә үзе өчен эш кабинеты да ясап куйды. Тулы бер картотека җыйды. Оныкларының сыйныфташлары килсә, аларга шунда ук аларның картәтисенең яки карт бабасының кайда һәм ничек хезмәт итүе турында сөйли башлый, – ди шаяртып Рәсимә Сабир кызы.
Ил Әхмәт улы сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү эшендә дә катнаша. Аңа еш кына фронтка киткән туганнары турында мәгълүмат табу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Ул шулай ук Чишмә районының ветераннар советына һәм Тарих-крайны өйрәнү музеена да теге яки бу тематика буенча мәгълүмат җыюда ярдәм итә.
Читайте нас: