Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 Май 2020, 19:05

Фронттан хәрби белешмә

Чишмә районыннан сугышның беренче көннәрендә үк 120 солдат фронтка алына.

Бөек Ватан сугышы чорында 10 меңнән артык чишмәле сугышка китә.
Чишмә сугышчылары туган ягыбызны саклап бик күп хәрби операцияләрдә катнаша. Яу кырларында 6183 якташыбыз һәлак була.
Чишмә районыннан 3 606 солдат сугышта хәбәрсез югалган.
Районда кыска вакыт эчендә хәрби формированиеләр – 361нче һәм 214нче укчылар дивизиясе булдырылган. 214нче укчылар дивизиясе составына ике полк кергән:
776 нчы укчылар полкы Чишмә авылының 2нче урта мәктәбе бинасында, 780нче Сафар авылында урнаша.
1943 елның апрель-май айларында Алкинда запастагы 17нче укчылар бригадасында танкка каршы Салават Юлаев исемендәге аерым артиллерия полкы төзелә, аның составына 508 кеше керә. Ә 1943 елның июлендә ул фронтка китә.
Чишмә районында өч госпиталь урнаша: беренче мәктәптә №2600, тимер юл мәктәбендә №5919, Алкин авылының балалар шифаханәсендә №4045.
1945 ел башларында районга 851 Бөек Ватан сугышы инвалиды кайта (шуларның 12се – I төркем инвалид, 462се – II төркем һәм 377се – III төркем инвалид).
Сугышка киткән солдатларның якынча дүрт меңе генә кире кайта.
Өч мең райондашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнгән, шуларның 390 – «Батырлык өчен» медальле алган.
Чишмә районыннан 78 солдатка I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, тагын 350 кешегә Кызыл Йолдыз ордены тапшырылган. II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнүчеләр дә бар, ул 65 кешегә бирелгән.
Районнан 1941 елның көзеннән 1945 елның гыйнварына кадәр фронтка 15 вагон бүләк җыеп озатылган. Ит, бал, май, икмәк, яшелчә, йомырка, аракы, тәмәке һәм башка әйберләр җибәрелгән.
Читайте нас: