Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 Май 2020, 18:29

Битлекләр – мәҗбүри, тестлар саны арта

Башкортстанда, 4 майда кертелгәннән бирле, битлектә йөрү режимы дәвам итә.

Халык җәмәгать урыннарында саклагыч битлекләр киеп йөрергә тиеш. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, 3нче майда 17 сәгатьтә «Башфармация» челтәрендә аларның саны 1,2 миллион данә тәшкил иткән, өстәвенә, 3 миллионы складта булган. Шулай ук тагын 5 миллион саклану чарасы белән тәэмин итүгә килешүләр төзелгән. Ассортиментта бер тапкыр кулланыла торган (бер данәсе 34 сум) һәм күп тапкыр кулланылучы марля битлекләр (өч данәсе 113 сум) бар.
Алар сәламәт кешегә сулыш юлына вирус эләгүдән өлешчә сакланырга мөмкинлек бирә һәм кеше авырган очракта, әйләнә-тирәдәгеләргә инфекция таралуга киртә булып тора. Битлек киюнең гади кагыйдәләрен үтәү мөһим – аны кигәнче кулларны юарга яки дезинфекцияләргә кирәк. Саклану чарасын ике-өч сәгать саен алыштырып торырга, бер тапкыр кулланылучы битлекләрне полиэтилен пакетка урнаштырырга һәм ябык чүп чиләгенә ташларга, ә күп тапкыр куллана торганын кайнатырга һәм үтүкләргә кирәк.
Шушы көннәрдә республика хакимиятенең вахта ысулы белән эшләүче 1800 Башкортстан кешесен өйләренә кайтару турында карар кабул итүе билгеле булды. Алар Якутиядә Чаянды ятмасында эшләделәр – исегезгә төшерәбез, ул коронавирус инфекциясе таралган урыннарның берсе.
Мөһим шарт – Якутиядән кайткан эшчеләрнең барысы да 21 көн буе обсерваторда булачак, аларның һәркайсыннан Covid-19га берничә анализ алыначак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, 1800 кешенең күпмеседер вирус йоктырган булырга ихтимал.
Вахтадан кайтучыларны кабул итү эшен Радий Хәбиров хакимият җитәкчесе урынбасары Ринат Бәшировка йөкләде. Изоляция урыннарын Росгвардия саклаячак.
– Бу бик зур эш. Тик ассызыклыйм: алар безнең кешеләр һәм без аларны ташламыйбыз. Кем авырый – дәваларбыз, ә сәламәтләргә изоляциядә тору өчен уңайлы шартлар булдырырбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Вахта белән эшләүчеләргә кагылышлы тагын бер яңалык – коронавирус сәбәпле вахталарны өч айга кадәр озайтырга рөхсәт итү, әлеге карар ил Хөкүмәте сайтында бастырылган һәм 2020 ел азагына кадәр гамәлдә булачак. Объектта булу вакытын хезмәткәрнең язма ризалыгы белән, килешү буенча гына арттырырга мөмкин.
Вахта алышыну карантин чаралар үткәрүне таләп итсә, хезмәткәрләрнең эш хакы, Хөкүмәт карарына ярашлы, карантин срок (14 көн) дәвамында бер көнлек тариф ставкасыннан да ким булмаска тиеш, ә карантин срогы эшчеләрнең юлда барган вакытына да керә.
Әлеге вакытта республикада, күп кенә төбәкләрдә кебек үк, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Бу тикшеренүләр саны арту белән дә бәйле, көн саен 5 мең тест ясала.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, авыручылар күп булуга карамастан, койка-урыннарның 32 проценты гына кулланыла.
Шуңа бәйле рәвештә республикада йогышлы авыруларны дәвалау өчен урыннар санын 3,5–3,7 меңгә җиткерү дә җитә.
Читайте нас: