Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 Май 2020, 12:51

Башкортстан Җиңүне якынайтуга нинди өлеш керткән?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бүген без якташларыбызның Җиңүгә керткән өлеше турында кызыклы һәм аз билгеле фактлар хакында җиткерәбез.

1. Республика фронтка 700 мең яугир биргән. Шуларның яртысы гына исән кайткан
1941 елның 22 июнендә Уфаның «Ударник» клубы янында митинг уза, анда 10 меңнән артык кеше җыела. Башкортстан өлкә комитеты җитәкчесе Георгий Дорофеев Германиянең СССРга вәхшиләрчә бәреп керүе турында сөйли. Беренче көннәрдә үк меңләгән ир-ат фронтка китү турында гариза бирә. Сугышка яраксызлар хезмәт армиясенә языла. Көздән укыту башлана – республика территориясендә танкларны шартлартучылар, автоматчылар, пулеметчылар, минометчылар, кавалеристлар, снайперлар, элемтәчеләр әзерләүче подразделениеләр эшли. Сугыш елларында Башкортстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 700 меңнән артык кеше фронтка алына, шуларның 300 меңгә якыны, ягъни яртысы диярлек һәлак була, ә 50 меңгә якыны инвалид булып кайта.
2. 200 мең солдат һәм офицер орден һәм медальләр белән бүләкләнгән
Башкортстан кешеләре барлык фронтларда да сугышкан. Аларның 200 меңе, яки һәр өченчесе диярлек аерым батырлыклар күрсәтеп, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 278 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, ә 35е Дан орденының тулы кавалерлары булган. Иң танылганнары – гәүдәләре белән дошман амбразурасын каплаган Александр Матросов (Учалы районы), Миңнегали Гобәйдуллин (Миякә районы) һәм Григорий Овчинников (Бөре районы), якынча 250 хәрби очыш ясаган һәм югары дәрәҗәне ике тапкыр алган легендар очучы Муса Гәрәев (Илеш районы), Рейхстагка Кызыл байрак кадаучыларның берсе Гази Заһитов (Мишкә районы), Гитлер үзе шәхси дошманы дип игълан иткән партизан хәрәкәтенең «кара генерал»ы Даян Мурзин (Бакалы районы), легендар математика укытучысы, совет армиясенең иң мәргән снайперы Әхәт Әхмәтҗанов (Ишембай районы) һәм әлбәттә, илгә иң күп геройлар биргән дивизияләрнең берсе булган кавалерия дивизиясе генералы Миңнегали Шәйморатов (Кырмыскалы районы).
3. Башкортстанга йөзләгән заводны эвакуацияләгәннәр
Сугыш вакытында республикага фронт ихтыяҗлары өчен продукция чыгаручы йөзләгән сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнә. Станоклар белән бергә шәһәр һәм районнарга гаиләләре белән эшчеләр күчерелә. Барлыгы республикага 247 мең кеше эвакуацияләнә. Сугыш тәмамланганнан соң аларның зур өлеше биредә яшәргә кала.
Шул рәвешле Уфада УМПО һәм паровоз-ремонт заводы, шырпы фабрикасы, лак-буяу производстволары эшли башлый, тоз кислотасы, сода, хлор, хлорбензол һәм күп кенә башка кирәк-ярак чыгара башлыйлар. Стәрлетамакта – сода, цемент һәм спирт заводлары, Белоретта – канат, Бәләбәйдә – шикәр, Ишембайда насослар җитештерүче заводлар эшчәнлеген җәелдерә.
Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән эшчеләрне пенсионерлар – хезмәт ветераннары, хатын-кызлар һәм үсмер балалар алыштыра. Мәсәлән, Белорет металлургия комбинатында хатын-кызлар гомум эшчеләр санының 60 процентын тәшкил итә, ә Миндәк алтын чыгару фабрикасында хатын-кызлар 80 процент чамасы була. Алар шулай ук тракторчылар, комбайнчылар, водительләр, колхоз рәисләре һәм бригадирлар булып эшли. Чөнки илне ашлык, бәрәңге, ит белән тәэмин иткән авыл эшчәннәре үз-үзләрен аямыйча хезмәт салмаган булса, армия һәм тыл ачтан үләрләр иде.
4. Башкортстанда президентлар һәм супершпионнар да әзерләнгән
1941 елның көзендә Уфага Коммунистлар интернационалының Башкарма комитеты – Коминтерн эвакуацияләнә, ул нацизм идеологиясе белән көрәштә, ә соңрак – Германия һәм аның союздашлары агрессиясенә каршы торуны оештыруда мөһим роль уйный. Аның белән бергә «идеологик эш» өчен коммунистик хәрәкәтнең күренекле эшлеклеләре дә бирегә китерелә. Алар арасында Италия коммунисты Пальмиро Тольятти (аның исеме соңыннан Самара өлкәсендәге шәһәргә бирелә), Болгариянең булачак милли лидеры Георгий Димитров һәм Чехословакиянең булачак президенты Готвальд Клемент да була. Башта аларны җентекле яшерәләр – бу сер була, ләкин «сарафан радиосы»ннан нәрсәне дә булса яшерергә мөмкинме соң инде? Кыскасы, тиздән сер ачыла: 1942 елның 7 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән митингта демонстрациядә катнашучылар алдында Долорес Ибаррури үзе – ул вакытта киң билгеле Испания һәм халыкара коммунистик хәрәкәт эшлеклесе, 1960 елдан алып гомеренең ахырына кадәр Испания Коммунистлар партиясе рәисе – чыгыш ясый.
Бөек Ватан сугышы елларында Кушнаренко авылында разведчиклар әзерләүче үтә яшерен мәктәп урнашуы хакында да бик азлар белә торгандыр. Аның өчен революциядән соң балалар йорты урнашкан Топорниннар усадьбасы бинасын кулланганнар. Кушнаренко диверсион мәктәбендә белем бирү сыйфаты турында шул да сөйли: анда «Штази»ның (ГДРның дәүләт иминлеге министрлыгы) иң яхшы разведчигы Маркус Вольф та әзерлек үткән. Сугыштан соңгы елларда ул үз иленә тугры хезмәт итә: 1958 елда Вольфны «Штази» баш идарәсе башлыгы итеп билгелиләр, ул ведомствоны дөньяның иң көчле разведкаларының берсенә әйләндерә һәм үзен чын антифашист итеп таныта.
Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжының кечкенә музеенда хәтта разведчиклар шөгыльләнгән китаплар да сакланган. Дөрес, сез аларда чын исемнәрне күрмәячәксез – псевдонимнар гына.
– Яшь испан гаиләсе һәм аларның ике яшьлек кенә Хосе исемле уллары була, аны урындагы кыз тәрбия кылган. Ә әти-әниләре бу вакытта алардан таләп ителгәнне өйрәнгән. Менә бу няня, алар пароходта кайтып киткәндә бик елаган, чөнки бу малайга шулкадәр ияләшкән булган, – дип урындагы халыкның истәлекләрен китерә билгеле телевидение алып баручысы һәм тарихчы Сергей Брилев үзенең «Оранж» англо-совет операциясе. 1943 ел: испан һәм башкорт эзе» дигән мәкаләсендә.
5. Уфа радиосы бөтен дөньяга яңгыраган
Илнең барлык репродукторларыннан Левитан яңгыраткан фронтлардан сводкалар Уфа янындагы Глумилино авылындагы Уфа телевышкасы аша җиткерелгән (хәзер бу урында «Планета» сәүдә комплексы һәм торак йортлар урнашкан). Ул бик яшерен шартларда төзелә. Котлован казыган һәм конструкцияләрне монтажлаган эшчеләр ахырга кадәр нәрсә төзүләрен белмәгән. Алар гадәти телефон кабеле өчен траншея казыйбыз, дип уйлаган.
Һәр көнне Коминтерн революционерлары радиоэфирга агитация тапшырулары белән чыга, алар бөтен Европа буенча 18 телдә трансляцияләнә, хәтта Америкага кадәр барып җитә. Радиорубка Уфа үзәгендә урнаша, хәзер анда – Главпочтамт.
Читайте нас: