Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бизнеска ярдәм итү буенча кризиска каршы чаралар

Рәсәй хөкүмәте коронавирус таралуга бәйле хәлләрнең начараюы шартларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү максатында 2020 елның 2 апрелендәге 409нчы карары белән салым салынган оешмалар – милек хуҗалары өчен яңа ярдәм чаралары билгеләде.

2020 елның 1 мартына кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм коронавирус инфекциясе таралудан аеруча зыян күргән эшчәнлек өлкәсендә эшләүче оешмаларның бердәм реестрына кертелгән оешмалар өчен транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча аванс түләү сроклары озайтылды:
– 2020 елның беренче кварталына – 2020 елның 30 октябренә кадәр;
– 2020 елның икенче кварталына – 2020 елның 30 декабренә кадәр.
Барлык салым түләүче оешмаларга 2019 ел өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым декларациясен тапшыру вакыты өч айга озайтылды (2020 елның 30 июненә кадәр).
Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 409нчы карары белән тормышка ашырылган бизнеска ярдәм күрсәтү чаралары турында тулырак мәгълүмат белән шулай ук Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында танышырга мөмкин: https://www.nalog.ru/rn02/business-support-2020.
Башкортстан Республикасында оешмалар мөлкәтенә салым буенча өстәмә ярдәм чарасы буларак ташламалар кертелде: 2020 елның 1 мартына Рәсәйнең кече эшкуарлык субъектына кертелгән оешмалар быел салымнан азат ителә, аларның төп эшчәнлек төре Гомумрәсәй икътисади эшчәнлек төрләре классификаторына, Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 1 апрелендәге 119нчы боерыгына ярашлы, коронавирус чире таралу шартларында Башкортстан Республикасының аеруча начар хәлдәге икътисади тармаклары исемлегенә керә. Бу чакта әлеге ташлама эшчәнлекнең күрсәтелгән төрләрен гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган мөлкәткә карата гына бирелә (Башкортстан Республикасының 2020 елның 10 апрелендәге 243нче законы).
Әлеге вакытта республиканың урындагы үзидарә органнары салым түләүчеләрнең югарыда күрсәтелгән категорияләре өчен җир салымы буенча аванс түләү бурычын юкка чыгару турында карар кабул итә.
Бу ташлама бирелгән эшчәнлек төрләренең тулы исемлеге белән Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмәи мәгълүмат» интернет-сервисында танышырга мөмкин.
Читайте нас: