Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмә җирендә краснодарлылар да эшли

Эшкәртелгән басу – гаҗәеп тамаша. Яңгырлы көннәрдән соң, ниһаять, басу эшләре өчен уңайлы көннәр килде, һәм район хуҗалыклары һәр аяз сәгатьне файдаланып калырга тырыша.

28 апрельдә күптән түгел оештырылган «Урал җире» җәмгыятендә дә борчак чәчәргә керештеләр.
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиесе директорын һәм управляющиен басуда гына табарга була, район гәзите хәбәрчесе аларны күреп сөйләшү өчен шунда юнәлде.
– Күрегез, ничек яхшы бара, орлыклар җиргә тигез төшә, – диде канәгать тавыш белән «Урал җире» җәмгыяте управляющие Иван Филипов басуда эшләүче техникага күрсәтеп. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кырда Канадада ясалган һәм Ростовта җыелган «Buhler» тракторы эшли (якынча бәясе 20 млн сум), аңа «Amazone» чәчкече тагылган (бәясе 10 млн сум).
– «Урал җире» җәмгыяте 2019 елның 15 апрелендә оештырылды, ә басу эшләре май-июнь айларында башланды. Башта пайчылар җыелышы булды, анда халык белән барлык нечкәлекләр турында сөйләштек, – диде авыл хуҗалыгы предприятиесен оештыручыларның берсе Никита Артюх.
Ул безнең якка Краснодар краеннан килгән. «Өченче ел Башкортстан буйлап йөрергә туры килде, безгә барысы да – туфрак та, климат та ошады, шуңа күрә биредә дә үсемлекчелек белән шөгыльләнеп карарга булдык», – диде ул.
Төп аграр фирма – «Җир» җәмгыяте Краснодар краенда урнашкан. «Урал җире»нең чәчүлек мәйданы әлегә чагыштырмача зур түгел, 1700 гектар, әмма җитәкчелек аны киңәйтергә, терлекчелек белән шөгыльләнергә һәм бер үк вакытта сөт тармагын үстерергә ниятли. Бүгенге көндә биредә якын-тирә авыллардан килеп 15 кеше эшли.
– Бодай, арпа, борчак, көнбагыш, горчица, җитен чәчәчәкбез. Үткән елда бодайның районлаштырылган элита орлыгын чәчкән идек, быел шундый ук арпа орлыгы сатып алдык. Җирнең структурасын акрынлап тергезәбез, биологик минераль ашламалар кертәбез, – дип билгеләде Никита Валерьевич.
Ул авыл хуҗалыгы техникасы, элита орлыклар алу өчен дәүләтнең субсидия программасында катнашу планы турында сөйләде.
«Урал җире» җәмгыятендә 400 гектар мәйданда борчак, якынча 200 гектарда арпа чәчеләчәк, 700 гектар мәйданда уҗым бодае үсә.
– Мин авыл хуҗалыгы белән балачактан таныш, әтием фермер, картәтием 14 яшеннән колхозда эшләгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Җирдә эшләү турында ишетеп кенә белмим: һәрвакыт әтиемә ярдәмләштем, аннары бу эш белән үзем шөгыльләнә башладым. Гаиләм, хатыным белән өч кызым, әлегә Краснодар краенда калдылар, аларны ике ай күргәнем юк, тиздән алар да бирегә күчеп киләчәк, – диде Никита Артюх.
Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр юк, бигрәк тә яшьләр җирдә эшләргә теләми, шуңа күрә урта звено белгечләре, механизаторлар җитми, дип зарланды ул. Ә район хакимияте һәм Ибраһим авыл Советы белән эшлекле мөнәсәбәтләр җайга салынган. Җәмгыять авыл Советы биләмәсе башлыгы үтенече буенча, чаралар үткәргәндә иганәчелек ярдәме күрсәтәчәк һәм кыш көне юлларны кардан чистартырга булышачак.
– «Урал җире» җәмгыяте оештырылуга бер елга якын вакыт үтте. Элек «Алга» колхозында, арытаба «Питрәй» крестьян-фермер хуҗалыгында директор булып эшләдем. Биредә җитәкчелекнең мөнәсәбәте әйбәт, яңа техника сатып алдык, ягулык-майлау материаллары белән проблема юк. Һәм шунысы мөһим – хезмәт хакы тоткарлыксыз, айга ике тапкыр түләнә. Хезмәткәрләр дә канәгать, – дип сүзенә йомгак ясады управляющий Иван Кузьмич.
Читайте нас: