Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өч көн кала хәбәр ителергә тиеш

Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы умартачылар реестрын булдыра.

Реестрның төп бурычы – авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә бал кортлары агулануга юл куймау.
Агымдагы елда басуларны пестицидлар белән эшкәртер алдыннан умарталык хуҗаларына бу турыда хәбәр итү оештырылырга тиеш. Пестицидлар белән эшкәртү өчен җаваплы кешеләр чәчүлекләрне эшкәртергә өч көн кала якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә умартачылар реестрлары һәм умартачылык оешмалары, киңкүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук рәсми сайтлар аша бу турыда хәбәр итәргә тиеш булачак.
Моннан тыш, эшкәртелә торган мәйданнар яки участоклар чикләрендә саклык чаралары һәм әлеге территорияләргә чыгарга мөмкин булган вакыт турында мәгълүмат һәм «Пестицидлар белән эшкәртелгән» дигән язу куелырга тиеш булачак. Бу билгеләрнең арасы берсеннән икенчесенә кадәр ерак булмавы, ерактан ук күренеп торуы һәм кешеләрнең күз алдында булуы мөһим. Әлеге язулар билгеләнгән вакыт узганнан соң гына алынырга тиеш.
Читайте нас: