Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Башкортстанда табибларның саклануы тикшереләчәк

Республикада санитар-эпидемиологик таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве, саклык чаралары булу һәм аларны медицина хезмәткәрләренең куллануы тикшерелә.

Бу эш ведомствоара комиссиянең эш төркемнәренә йөкләтелгән, алар covid-госпиталь итеп үзгәртелмәгән дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлүен тикшерә. Ул төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча оештырылган.
– Безгә табибларны йогышлы чирдән сакларга кирәк. Чөнки зарарлану очраклары арта бара, шул исәптән медицина хезмәткәрләре арасында да, – диде Радий Хәбиров. – Без озак вакытка табибларсыз калырга ихтималбыз. Һәм пациентларны, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология белән авыручыларны дәвалаучы булмаячак. Шуңа күрә баш табибларның үз учреждениеләрендә эшчәнлекне ничек оештыруын тикшерү мөһим.
Башкортстан Башлыгы карамагындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында предприятиеләр һәм оешмалар эшчәнлеген туктатып тору сәбәпле эштән азат ителгән, түләүсез ялга җибәрелгән яки акчасыз калган кешеләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, ил җитәкчелеге эшсезлек буенча пособие күләмен арттырып зур ярдәм күрсәткән. Башкортстанда мохтаҗлар азык-төлек белән тәэмин ителә. Шулай ук зыян күргән гражданнарга өстәмә ярдәм чаралары каралган, алар Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча чаралар планына керәчәк.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, агымдагы эпидемиологик хәл акрынлап икътисадны «ачарга» мөмкинлек бирә: күп кенә предприятиеләр үз эшен яңадан башлап җибәргән. Аерым алганда, дүшәмбе, 21 апрельдән, Башкортстанда балалар киемнәре кибетләре һәм сунарчылык өчен товарлар сатучы сәүдә нокталары ачылды.
Шулай ук бакчаларга машинада гына түгел, җәмәгать транспортында да бару рөхсәт ителә. Шул ук вакытта транспорт чараларын даими дезинфекцияләү, машина йөртүчегә дә, пассажирларга да битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри.
Республикада барлык йөкле хатын-кызларга өйдән торып эшләүгә күчәргә һәм урамга бик чыгып йөрмәскә киңәш ителде. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова эш бирүчеләргә шул турыда үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Элегрәк ил Хөкүмәтенә өлкән яшьтәге кешеләр белән беррәттән йөкле хатын-кызларны да хәвеф төркеменә кертү тәкъдим ителгән иде. Хәбәр ителгәнчә, карындагы балага чир янамый, әмма йөкле хатын-нарның COVID-19 сәбәпле өзлегүе ихтимал.
Читайте нас: