Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

11 майга кадәр өйдә торачакбыз

Рәсәй Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәрне 11 майга кадәр озайту турында игълан итте.

Бу турыда ул коронавируска бәйле хәл буенча киңәшмә барышында хәбәр итте, анда барлык төбәкләр башлыклары катнашты. Шулай итеп, 6, 7 һәм 8 май эшләми торган көннәр булачак, шул ук вакытта хезмәт хакы да сакланып калачак.
Дәүләт Башлыгы 12 майдан башлап чикләүләр режимыннан чыгу юлын әзерләргә кушты. Әмма бу «агымдагы эпидемиологик хәлгә һәм аның тотрыклы фаразына карап эшләнергә тиеш». Чикләүләр бөтен илдә бер үк вакытта гамәлдән чыгарылмаячак һәм «алда катлаулы һәм авыр юл» көтә.
– Кайбер төбәкләрдә катгый режимны саклап калу, хәтта көчәйтү мөһим, ә кайберләрендә, барлык хәвефләрне исәпкә алып, аны йомшартырга кирәк булачак. Өйдә тору режимын этаплап бетерү, сәнәгать предприятиеләре, хезмәтләр күрсәтү һәм сәүдә компанияләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы, башка оешмалар һәм учреждениеләр эшен тергезү өчен мөмкинлекләр бар, – диде Владимир Путин.
Аның сүзләренә караганда, Рәсәйдә коронавирус эпидемиясе таралуны туктата алдык. Әмма шуңа карамастан, хәл катлаулы булып кала, белгечләр һәм галимнәр авыруның иң югары ноктасы әле үтмәгән, диләр.
– Кемгәдер бернинди дә куркыныч юк кебек тоелырга мөмкин. Күпләр хәвеф булуын күрмиләр, сизмиләр. Чөнки хәтта 48 мең кеше чирләгән Мәскәүдә дә – бу башкалада яшәүчеләрнең нибары 0,4 проценты.
Тик, беренчедән, бу – анык кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, һәм алар аз түгел. Икенчедән, авыруның арытаба таралу чоры үтмәде әле. Әлегә хәвеф зур, – диде Владимир Путин, һәм алда торган май бәйрәмнәренең хәлиткеч булуын белдерде.
Аның хәбәр итүенә караганда, сәнәгать ресурсларын мобильләштерә, сәламәтлек саклау системасының ныклыгын арттыра алдык. 28 апрельгә илдә өстәмә рәвештә коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган, махсуслаштырылган 95 мең койка-урын булдырылган. Рәсәйдә COVID-19ны дәвалау өчен берничә дару препараты күпләп җитештерелә башлаган.
– Без, элеккечә, алдан күреп эш итәргә, һәм кирәк булса, төбәкләрдә махсус койкаларны өстәмә җәелдерү буенча ашыгыч чаралар күрергә тиешбез, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Дәүләт Башлыгы якын арада Министрлар Кабинетына малтабарлыкка һәм гражданнарга ярдәм чараларының яңа пакетын эшләргә йөкләтте. Путин шулай ук Хөкүмәткә төбәкләр һәм бизнес белән бергә «эшлекле тормышны нормальләштерү, гражданнарның эш белән мәшгульлеген, керемнәрен һәм икътисадны үстерү буенча киң колачлы гомумдәүләт планын» әзерләргә кушты.
– Гомумдәүләт планының стратегик бурычы – хәлне тотрыкландыру гына түгел, ә хәзерге вакытта дөньяда барлыкка килгән яңа чынбарлыкны исәпкә алып, Рәсәй икътисадында озак сроклы, структур үзгәрешләрне дә тәэмин итү, – дип билгеләде Владимир Путин.
Читайте нас: