Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 апрель 2020, 12:21

Мошенниклар коронавирус эпидемиясендә ничек акча эшли?

Тирә-якта мәгълүмат шулкадәр күп, аларны укып та, карап та бетерерлек түгел.

Яңалыклар төрле чыганаклардан килә – телевизордан, гәзитләрдән, радиодан, социаль челтәрләрдән.
Алар шулкадәр күп, дөрес яки ялган икәнен тикшерү дә авыр, һәм еш кына шуның белән күпсанлы жуликлар, аферистлар, мошенниклар, башка намуссыз бәндәләр файдалана да инде.
Коронавирус тирәсендәге ыгы-зыгыдан файдаланып, алар оятсыз һәм намуссыз рәвештә кешеләрнең, беренче чиратта пенсионерларның, башын бутый, алдый. Берәүләр акча таләп итә, икенчеләре, коткы таратып үзләре тудырган шау-шудан ләззәтләнеп, кешеләрнең башын бутый.
Без соңгы вакытта иң популяр булган фейкларны һәм алдау ысулларын җыйдык. Алар хакында өлкән һәм ялгыз кешеләргә мотлак җиткерегез!
1. Сезгә «вирустан зыян күргән өчен» компенсация тиеш
Мошенниклар телефон аша шалтырата, үзләрен банк, собес, Пенсия фонды хезмәткәрләре һ. б. дип таныштыра. Сезгә ару гына компенсация яисә матди ярдәм тиеш дип ышандыра. Аны алу өчен банк картасының номерын һәм анда язылган соңгы өч санны әйтергә кирәк. Яки «Путин» пособиеләрен алу өчен «рәсмиләштерү өчен» түләргә кирәк, диләр.
Нәрсә эшләргә? Таныш булмаган кешеләргә беркайчан да ишек ачмагыз һәм алар белән телефон аша сөйләшмәгез. Мошенниклар – профессиональ манипуляторлар, аларга иң мөһиме бәйләнеш урнаштыру – аннары инде алар башны профессиональ дәрәҗәдә бутап, ышанычка керәчәк.
Беркайчан да, беркемгә дә, нинди генә хәл-шартларда да банк картасының номерын һәм өч билгеле кодын әйтмәгез! Аларны белгән очракта, сезнең исәпкә керергә һәм теләсә нинди сумманы кулга төшерергә мөмкин. Банк вәкилләренә бу мәгълүмат кирәкми! Алар кемгә шалтыратуларын белә һәм сезнең реквизитларны ачыктан-ачык күреп тора.
Пособие һәм ташламалар алу өчен акча түләргә кирәкми. Барлык түләүләрне пенсионерлар һәм ветераннар автомат рәвештә алачак.
2. Сез изоляция режимын бозган өчен штраф түләргә тиеш
Урамнар буйлап яшь кешеләр йөри, алар ипи артыннан чыккан пенсионерлардан «рөхсәтсез урамга чыккан» өчен штраф түләүләрен таләп итә. Шулай ук кешеләр таныш булмаган номердан смс ала, анда «геолокациягә ярашлы карантин режимын бозган өчен» телефон номерына 4000 сум салырга тиешлеге әйтелә. Акча салмаган очракта аларга карата җинаять эше кузгатылачак.
Нәрсә эшләргә? Бәйләнүчеләрне телефонга фотога төшереп, мәгълүматны полициягә тапшырырга, смс-хәбәрләргә җавап язмаска. Әйе, чыннан да, закон таләпләренә ярашлы, хәзер һәркем өйдә утырырга тиеш һәм урамга ашыгыч очракларда гына чыгарга мөмкин. Әмма штрафка тарттырырга суд кына хокуклы! Полицейскийлар һәм кайбер чиновниклар протокол төзи һәм аны судьяга тапшыра ала. Штрафларны банкта түлиләр. «Алучы» графасында аерым кеше фамилиясе-исеме яки нинди дә булса компания түгел, ә «бюджет» дип язылачак.
3. Коронавирустан прививка һәм дезинфекция ясарга кирәк
Фатирлар буйлап ак комбинезон, битлек, күзлек кигән һәм сумка таккан мошенниклар йөреп, коронавирустан дезинфекция ясарга мәҗбүр итә. Моның өчен алар 5000 сум чамасы акча ала. Кайчагында алдакчылар табиблар исеменнән эш итә һәм «вакцинация», «анализ» өчен дә акча «каера».
Нәрсә эшләргә? Шулай ук 1 пункттагыча. Ишек ачмаска, мошенникларны фотога төшерергә һәм полициягә җибәрергә. Санэпидемстанция подъездларны гына дезинфекцияли. Фатирларда коронавирустан дезинфекция үткәрергә алдакчылар гына тәкъдим итә! Коронавирустан вакциналар әлегә юк, ә тестларны дәваханәләрдә һәм кайбер шәхси лабораторияләрдә генә ясыйлар. Йортыгызга нәрсә сиптерәчәкләрен һәм сезгә нәрсә кадаячакларын мошенниклар үзләре генә белә.
4. Барысын да яшерәләр, без барыбыз да үләчәкбез
Ватсап һәм социаль челтәрләрдә кешеләр эмоциональ постлар яза: ничек аларның «Сәламәтлек саклау министрлыгындагы танышлары», «дәваханәдә эшләгән әниләре» яки «ашыгыч ярдәмдәге дуслары», «чынлыкта барысы да ничек икәнен сөйләгән» – «властьлар барысын да яшерә, кешеләр үлә, авырулар күпкә артыграк» һ. б.
Нәрсә эшләргә? Рәсми мәгълүматка гына ышаныгыз һәм интернетта язылганга, кемнәрдер җибәргән хәбәрләрнең барысына да ышанмаска өйрәнегез. Мондый фейклар җибәрүчеләрнең максаты – гади кешеләр арасында коткы тарату. «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, бу эштә Навальныйның оппозицион сәясәте тарафдарлары аеруча активлык күрсәтә.
Соңгы елларда «фейк-ньюс»лар җибәрү һәм кешеләрне куркыту технологиясен барлык һәлакәтләрдә дә сынап карадылар. Булмаган «Сәламәтлек саклау министрлыгындагы дуслар» Кемероводагы «Кышкы чия» сәүдә үзәгендәге янгын вакытында «мәет таулары» турында сөйләде, «Уфа суүткәргечендә агуланган су» белән куркыттылар, Башкортстан башкаласына «танклар керттеләр» дип һәм башка тузга язмаган хәбәрләр яздылар. Яки күптән түгел генә бер дәваханәдә табиблар ач тора, аларга берни дә алып килмиләр, бернинди дарулар да юк, бер табиб ярдәм һәм аңа акча күчерүне сорый, дигән имеш-мимешләр тараттылар. Әмма журналистлар дәваханәдә барысы да тәртиптә булуын, ә табиб үзе каядыр «мөрәҗәгать язуы» турында бөтенләй белмәвен дә тиз ачыклады. Мисаллар дистәләгән һәм аларның берсе дә расланмады!
Узган атнада Башкортстанның Чакмагыш район суды социаль челтәрләрдә 78 кешене коронавирус йоктырган дип язган 30 яшьлек ир-узаманын штрафка тарттырды. Бу хакта аңа «таныш шәфкать туташы» сөйләгән. Судта ул аның бернинди дә таныш шәфкать туташы булмавын һәм боларның барысын да үзе уйлап чыгаруын белдергән. Үзенең ахмак мәзәкләрен ул инде җуйдырган һәм кешеләр арасында коткы тараткан өчен гафу үтенеп, видеомөрәҗәгать язган.
Коронавирус турында дөрес һәм актуаль мәгълүматны рәсми мәгълүмат чараларында һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының көндә үтүче брифингларыннан белергә була, аларда соңгы хәлләр турында сөйлиләр. Брифингларны туры эфирда БСТ телеканалы күрсәтә. Башлана 15.00 сәгатьтә.
Читайте нас: