Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 апрель 2020, 19:17

Covid-19дан вакцина һәм киләчәк турында форум

Май аенда шәхси лабораторияләрдә коронавируска тест узарга мөмкин булачак.

Әлеге тестлар Covid-19га иммунитет булуын ачыклау өчен кирәк.
Хәзерге вакытта Рәсәйнең берничә компаниясе һәм лабораториясе аларны эшләү белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта бу анализны бары тик табиблар гына Мәскәүнең 10 клиникасында бирә ала.
Коронавирустан вакцина җитештерүгә килгәндә, галимнәр әлегә сөендерә алмый – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Рәсәй Федерациясендә коронавирустан 67 вакцина прототибы бар, өчесе буенча клиник сынаулар башланган инде. Барысы да яхшы барса да, вакцинаны күпләп җитештерә башланганчы 12 айдан 18 айга кадәр вакыт кирәк булачак.
Дүшәмбедән башлап Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсеннән коронавирус буенча ике атна карантинда булган медицина хезмәткәрләрен һәм пациентларны өйләренә кайтарып җибәрә башладылар. Алар медицина күзәтүе астында булачаклар. Сишәмбе, 21 апрельдә, клиниканың карантиннан чыккан һәм Covid-19 авыруы табылмаган ике хезмәткәре, шулай ук башкаланың башка медицина оешмаларыннан килгән яңа табиблар һәм медицина хезмәткәрләре командасы эшкә кереште.
Бу көнне Республика дәваханәләреннән коронавирус инфекциясеннән терелгән 14 пациент та чыгарылды. Гомумән алганда, 21 апрельгә төбәктә әлеге авырудан 34 кеше терелгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә «Коронавирустан соң дөнья: Евразия үзәгеннән караш» халыкара онлайн-форум үтәчәген игълан итте. Чара сишәмбе көнне, 28 апрельдә узачак. Катнашучылар арасында америка язучысы, «Кара аккош» икътисади бестселлер авторы Нассим Талеб, физик Митио Каку, «FuturMap»га нигез салучы Параг Ханна, продюсер Люк Бессон, Швециянең экс премьер-министры Фредрик Райнфельдт һәм дөньяның 25 иленнән башка абруйлы спикерлар бар. Форумны Башкортстан Хөкүмәте, «Югары икътисад мәктәбе» университеты һәм Стратегик инициативалар агентлыгы оештыра.
– Ни өчен мондый чараны әлеге вакытта үткәрәбезме? Барысы да аңлашыла. Тиздән эпидемияне җиңәрбез, чөнки нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, республикада яшәүчеләр дә үзләрен дөрес тота. Әмма барысы да тәмамлангач нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл аңларга тиешбез. Теләсә кайсы кризис яңа мөмкинлекләр бирә. Форумда дәрәҗәле кешеләр катнашачак, алар ярдәмендә без республикабызны тиз арада ничек аякка бастыру, халыкны уңайлы тормыш белән тәэмин итү һәм иртәгәсе көнгә ышаныч турында сүз алып барачакбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, форумда цифрлы дәвернең бик күп яңалыклары һәм инструментлары турында белергә мөмкин булачак, аларны «тыныч вакытта» мөмкин кадәр тизрәк сафка кертү мөһим.
Читайте нас: