Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 апрель 2020, 16:18

Умарталыкка – тамга һәм паспорт

Умартачылыкны үстерүнең комплекслы программасын тормышка ашыру барышында 2019 елдан башлап яңалык кертелә – умарталыкларга тамга (чип) куела башлады.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Башкортстанда хайваннарны, шул исәптән умарталыкларны мотлак тамгалау башланды. Кампаниянең максаты да, бурычлары да изге: бу балның һәм башка төрле умартачылык продукциясенең килеп чыгышын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучылар дөньяның теләсә кайсы почмагында QR-код буенча мәгълүматны укып, әлеге балның нәкъ Башкортстанда, мәсәлән, Чишмә районы умарталыгында җитештерелүен беләчәк. Бу башка төрле балны данлыклы башкорт балы, дип алдап сату күләмен шактый киметәчәк һәм бездә җитештерелгән балның абруен арттырачак.
Безнең районда да бу эш башланды. Чишмә районы ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев сүзләренә караганда, үткән елда районның барлык умарталыкларына шундый паспортлар бирелгән. Бездә җәмгысы 201 умарталык бар. Паспортлар аларның хуҗаларына тапшырылган. Быел апрель ахырына кадәр умарталарны тамгалауны тәмамлау планлаштырыла, аның хуҗасына номер тапшырыла, ул умарталыкның паспортына ябыштырылачак. Умартачылар үлгән бал кортларын лабораториягә анализга тапшырырга тиеш, шул рәвешле умартачылар аларның нинди авырудан һәлак булуын белә алачак.
Безнең районда умартачылар җәмгыяте актив эшли. Айга бер тапкыр җыелышлар үткәрелә. Безнең белгечләр бал белән тәэмин итүчеләргә умарталыкларны тамгалау кампаниясенең максатын һәм бурычын аңлата. Эш шунда ки, алар умарталыкларын паспортлаштыру һәм тамгалаудан баш тартсалар, умарталарын башка районнарга гына түгел, хәтта үз умарталыкларыннан читкә дә алып чыга алмаячаклар. Ә бит тәҗрибәле умартачылар умарталарны күчереп йөртүнең бал җыю чорын озайтырга мөмкинлек бирүе турында яхшы белә.
– Документлар бал сатканда да кирәк булачак, – дип аңлатты Илшат Рәзиф улы.
Читайте нас: