Чишмэ
+17 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
20 Апреля 2020, 06:38

Иртәгә көн җылы булачак

Башкортстанга җылы көннәр килә.

Атмосфера басымы үсәчәк. Аяз көннәр күбрәк булачак. Шуңа күрә көндезге температура фоны 21 апрельгә +15,+20гә кадәр җитәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, дип фаразлый Башгидрометүзәк синоптиклары.

Дүшәмбе, 20 апрельдә, алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәючән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән томан булу ихтимал.
Чыганак: Башинформ МА
Читайте нас